+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
27 Май 2022, 07:08

"Хатын-кыз бәхете территориясе" проекты - гүзәллек чагылышы ул

Әлеге проект илнең барлык хатын-кызларын Уфага җыйды.

"Хатын-кыз бәхете территориясе" проекты - гүзәллек чагылышы ул"Хатын-кыз бәхете территориясе" проекты - гүзәллек чагылышы ул
"Хатын-кыз бәхете территориясе" проекты - гүзәллек чагылышы ул

27-28 майда "Торатау" Конгресс-холлында «Хатын-кыз бәхете территориясе» икенче Бөтенрусия ачык академиясе уза.
Бөтенрусия "Хатын-кызлар бәхете территориясе"ндә катнашучыларны бик бай программа көтә: лекцияләр, "түгәрәк өстәл"ләр, мастер-класслар һәм воркшоплар, медицина консультацияләре, психологлар, юристлар, финанс грамоталылыгы буенча белгечләр консультацияләре.
Беренче көнне эшлекле программа планлаштырылган. Икенче көн программасы сәламәтлек һәм үз-үзеңне үстерү турында лекцияләр белән тулыландырылган. "Сәламәтлек территориясе" балалар һәм өлкәннәр өчен түләүсез консультацияләр үткәрү өчен масштаблы локация булачак.
Бүген оештырылган "Әни булу талантларны ача" картиналар күргәзмәсендә республикада яшәүче рәсем төшерергә сәләтле гүзәл затларны берләштерде. Предприятиеләр оештырган "Һөнәрләр шәһәре" күргәзмәсе эш эзләүче хатын-кызларга ярдәм итте. Шулай ук бала тәрбияләүгә, финанс белемне үстерүгә, үз-үзеңне ачарага, заман таләпләренә ничек җавап бирергә кирәклегенә багышланган төрле мәйданчыклар булдырылган.

- Хәерле көн республиканың, илнең барлык хатын-кызлары! Быел да без Уфада җыелуга бик шатмын. Әлеге проектка килгән һәркем үзенә кирәкле, файдалы булган мәгълүмат алсын һәм үзен бәхетле тойсын иде. Бу проект өч ел дәвам итә. Без бик күп районнарда булдык. Эшебез вакытында хатын-кызларга кирәкле барлык юнәлешләрне дә яктыртабыз, - диде әлеге проект авторы Каринэ Хәбирова.

- Бу залда басып торып, мин республика һәм илнең барлык ир-егетләре исеменнән хатын-кызларны сәламлим. Кайчандыр бу проект кечкенә иде, ә хәзер ул барлык илне колачлый. Безгә бик күп төбәкләрдән килделәр.
"Хатын-кыз бәхете территориясе" турында сүз йөрткәндә, барлык ил хатын-кызларын шушы территориягә кертәсем килә. Сезнең арада табиблар бар. Алар вирус таралганда авыруларның гомерләрен саклап калырга ашыкты. Кайберләрегезнең уллары, ирләре бүген Украинадагы махсус операциядә катнаша. Сез бик сабыр, сезнең иңнәрдә - безнең киләчәк. Рәхмәт барысы өчен. Бәхетле булыгыз! - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас