

"Без Башкортстан халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү буенча эшне дәвам итәбез.
Кырмыскалы районының Сахай авылында суүткәргечне ремонтлауны төгәлләделәр. Дүрт урамдагы иске челтәрләр алыштырылды, кое һәм янгын гидрантлары куелды. Җәй көне биредә тагын бер урамда яңа торбалар салыначагы турында килештек. Бу хакта урындагы халык та сораган иде.
Бу - авыл җирлекләрендә су башняларын һәм үзәкләштерелгән су тәэминаты системаларын капиталь ремонтлау программасының бер өлеше, без аны 2021 елда башладык. Аның буенча районнарга республика бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирелә. Эш бик кирәкле һәм мөһим, ул эш сәфәрләрендә ишеткән һәм социаль челтәрләрдән алган шикаятьләрнең санын исәпкә алып башкарыла.
Узган елда бу программа буенча без Башкортстанның 53 районында 51 су башнясы һәм 42,86 километр суүткәргеч челтәрен ремонтладык. Быел, үткән елдагы кебек үк, республика бюджетыннан бу максатларга 100 миллион сум бүлеп бирелә. Планнар зур, алга барабыз", - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.