

2-3 июньдә Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең тарих, тел һәм әдәбият институты "Русия халыклары телләре диалектологиясендә актуаль проблемалар" ХIX халыкара фәнни конференция үткәрә. Ул Zoom аша дистанцион формада узачак.
Уникенче тапкыр үткәрелгән бу конференция диалектларны саклап калу, диалектларның әдәби телләр белән бәйләнеше, диалект шартларында туган телләрне укыту проблемалары, текстология, этнография һәм башка юнәлешләрне үз эченә ала.
Әлеге конференциядә Русия төбәкләренең академик институт берләшмәсе вәкилләре һәм Әзербайҗан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Франция һәм башка илләрдән катнашачаклар. Чарада республика вузлары преподавательләре дә катнашачак. Әлеге конференция диалектология һәм туган телләр тарихын өйрәнүдә мөһим вакыйга булачак.