+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
2 июнь 2022, 06:12

Республика Башлыгы грантына гаризалар кабул итү тәмамланды

Ул туган телләрне үстерү максаты белән оыштырылган иде.

Республика Башлыгы грантына гаризалар кабул итү тәмамландыРеспублика Башлыгы грантына гаризалар кабул итү тәмамланды
Республика Башлыгы грантына гаризалар кабул итү тәмамланды

Республика Башлыгының грантлар фонды Башкортстанда дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грантлар конкурсына гаризалар кабул итүне төгәлләде.
Конкурска гаризалар 2022 елның 28 апреленнән 30 маена кадәр кабул ителде.

Конкурс Башкортстан Республикасы халыкларының мәдәният, мәгариф, фән, киңкүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр сәясәте һәм спорт, шулай ук Башкортстан Республикасыннан читтә башкорт телен саклау һәм үстерү юнәлешләрендә үткәрелде.

Коммерция карамагында булмаган оешмалардан барлыгы 138 гариза килгән. Кайбер гаризалар төрле юнәлешләргә бүлеп алынды.

Республика муниципалитетлары арасында бирелгән гаризалар саны буенча Уфа (69 гариза), Сибай (7 гариза), Стәрлетамак (4 гариза), Чишмә районы (3 гариза) лидерлыкка чыкты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас