+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Республика
3 Июня 2022, 06:05

Республиканың иң ярлы шәһәре һәм районы билгеле булды

Иң ярлы шәһәр дип Агыйдел танылды.

Республиканың иң ярлы шәһәре һәм районы билгеле булдыРеспубликаның иң ярлы шәһәре һәм районы билгеле булды
Республиканың иң ярлы шәһәре һәм районы билгеле булды

Республиканың кайсы шәһәрләрендә һәм районнарында иң бай һәм ярлы кешеләр яшәве билгеле булды.

"Башкортостанстат" 2015 елдан 2020 елга кадәрге чорда гражданнарның уртача керемнәренә анализ ясады. Хезмәт хакыннан тыш, белгечләр төрле социаль пособиеләрне дә исәпкә алган.

Алты ел эчендә Башкортстан кешесенең айлык кереме 15,5 меңнән 22,5 мең сумга кадәр арткан. Шул ук вакытта районнарда сумма - 10 меңнән 15,8 мең сумга кадәр, ә шәһәрләрдә 19,3 меңнән 29,4 мең сумга кадәр күтәрелгән.

Иң байлары - Уфа халкы. Алар айлык уртача керемне 22,4 меңнән 36,2 мең сумга кадәр арттырган. "Иң хәерче шәһәр" дип Агыйдел танылды. 2015 елдан 2020 елга кадәр анда яшәүчеләрнең хезмәт хакы 9,5 мең сумнан 15,3 меңгә кадәр арткан.

Районнар арасында иң яхшы матди хәл Уфа районында яшәүчеләр арасында. Аларның керемнәре 12,8дән 21,7 мең сумга кадәр арткан.
Начар хәл Мишкә районында күзәтелә, ул иң хәерче булып чыкты. Биредә һәр кеше уртача 11,5 мең сум ала.

Фото: news.myseldon.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас