+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
7 июнь 2022, 15:40

Бәрелүдән күзләре шартлаган...

Сәгатенә 220 километр тизлек белән барган, диләр...

Бәрелүдән күзләре шартлаган...
Бәрелүдән күзләре шартлаган...

Бүген Иглин районында дүрт машина катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булды. Төбәк ЮХХДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, якынча 9:00 сәгать тирәсендә Самара - Уфа - Чиләбе юлының 1525нче чакрымында "Volkswagen Passat", "Mercedes-Benz Actros", "Skania" һәм "Лада Нива" бәрелешкәннәр.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 23 яшьлек "Volkswagen" йөртүчесе һәм "Нива" руле артындагы 71 яшьлек ир төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылганнар.

Социаль челтәрләрдә язучылар "Volkswagen" йөртүчесенең бәрелүдән күзләре чыкканын, спидометрында сәгатенә 220 километр күрсәткече калганын хәбәр итә. Икенче зыян күрүченең, шаһитлар сүзләренчә, умыртка баганасы сынган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: