2030 елдан башлап Русиядә авыл туризмы авыл хуҗалыгына, фермерларга елына 200 миллиард сумга кадәр керем кертергә мөмкин. “Россельхозбанк” экспертлары күптән түгел шундый фараз ясады. Моңа аграр туризмны үстерүне күз уңында тоткан федераль законга өстәмәләр кертү дә этәргеч бирәчәк. “Туризмны үстерү” дәүләт программасына ярашлы, аграрийларга туристларны кабул итү, аларны урнаштыру, тукландыру һәм кунакларның ялын оештыру белән бәйле чараларны үзләренә куллану рөхсәт ителде. Әлеге документ шулай ук, туристларның ял итүе белән бәйле урыннарда инфраструктураны үстерүне, социаль-көнкүрешкә кагылышлы кайбер проблемаларны хәл итүне дә күз уңында тота. Югарыда телгә алынган банкның Макроикътисади, төбәк анализы һәм фаразлар үзәге җитәкчесе Дмитрий Тарасов фикеренчә, илдә авыл туризмын үстерү, гомумән, төбәкләрнең аграр эшчәнлеген, авыл тормышын җанландыруда зур ресурс булып тора. Рәсми мәгълүматларга караганда, илдә эчке туризм үсешенең күтәрелә баруы күзәтелә. Мәсәлән, 2020 елда туристлар саны 45 миллион кешегә җиткән, ягъни, 2011 ел күрсәткече белән чагыштырганда, 16 миллион кешегә арткан. Билгеле, 9 ел өчен бу сан беренче карашка зур күренми кебек. Әмма, соңгы ике елда дөнья күләмендәге пандемия, Көнбатыш илләренең басымына бәйле тоташ туризм хәрәкәте кимегән вакытта, эчке туризмның тагын да үсәчәге бәхәс уятмый. Янә дә, соңгы ун ел эчендә, 2020 елга кадәр илебездә туристларны коллектив кабул итү, урнаштыру белән шөгыльләнүче төрле категориядәге берәмлек-оешмаларда койка-урыннар саны 1,29 миллионнан 2,47 миллионга җиткән.
2022 елдан Русиядә Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Агротуризм” программасы грантлары гамәлгә керде. Ул ил төбәкләрендә туризм инфраструктурасын булдыру, аларны камилләштерүдә дәүләт ярдәме бирүне күз уңында тота. Быел әлеге программа кысаларында Хөкүмәт 300 миллион сум акча бирәчәк. Әлеге акча шулай ук, төбәкләргә 60 кунак йорты салуга тотыныла. Шул рәвешле, 2022-24 елларда, телгә алынган грант ярдәмендә 300-350 кунак йорты төзелер дип фаразлана. Билгеле, кунак йорты булган урыннар кунакларга яшәү өчен генә түгел, ә чын мәгънәсендә авыл мохитендә яшәп карау, авыл тормышы яисә фермерларның көндәлек эшчәнлеге белән якыннан танышу, аларның хезмәтендә туристларга үзләрен сынап карау мөмкинлеге дә бирәчәк. Аңлашыла, мондый хезмәтләр өстәмә керем алырга ярдәм итәчәк.
Башкортстанда агротуризмны үстерү өчен алшартлар бармы? Республикада әлеге юнәлешне камилләштерүдә нинди чаралар тормышка ашырыла?
Соңгы ике елда туризм тармагы дөнья күләмендә зур югалту кичерә. Бу хәлгә пандемия дә, илләр арасындагы сәяси-икътисади каршылыклар да зур йогынты ясады. Шунысы да игътибарга лаек: күп илләрдә авыл туризмы елдан-ел популярлаша. Европада мәсәлән, әлеге юнәлеш гомум туризм индустриясендә икенче урында тора. Италия, Испания, Канада, Австралия һәм АКШта авыл туризмы дәүләт дәрәҗәсендәге сәясәт юнәлеше буларак кабул ителгән. Биредә агротуризм фермер хуҗалыкларында вакытлыча яшәү, анда хезмәт салып, көчеңне сынау, ял итү һәм күңел ачу кебек чараларны берләштерә. Испаниядә әйтик, авыл җиренә сәяхәт итәргә теләүчеләргә 25 меңнән күбрәк тур тәкъдим ителә, табигать почмагында урнаштыру буенча дүрт мең вариант бар. Һәм әлеге хезмәтләрдән ел саен кимендә 6 миллионнан артыграк кеше файдалана. Алга киткән илләрдә эчке туризмны, бигрәк тә агротуризмны үстерүгә игътибар көчәя. Ул икътисад үсешенә дә йогынты ясый. Гомумдәүләт керемендә туризм өлеше, мәсәлән, Германиядә — 5, Франциядә — 10, Италиядә 20 процентка җитә. Соңгы еллардагы мәгълүматлар буенча, Русиядә әлеге күрсәткеч өч проценттан артмый.
Белешмә. ВЦИОМ һәм Төбәк сәясәтен үстерү корпорациясе белешмәсенә караганда, Русия халкының 45 процентка якыны елына кимендә бер мәртәбә сәяхәткә чыга һәм аның күпчелеге илебез буенча. Чит илгә сәяхәт итүчеләрнең 81 проценты, Русиядә дә шундый ук ял итү шартлары булган очракта, үзебезнең илдә генә сәяхәт итәргә теләвен әйткән. Гомумән, мөмкинлек булганда, сәяхәт итәргә теләүче русиялеләрнең 56 проценты бары тик үзебезнең илгә өстенлек бирәчәген белдергән.
Билгеле, болар пандемия “котырына” башлаганчы булган мәгълү-матлар. Хәзер чит илдә ял итәргә теләүчеләр саны билгеле сәбәпләр белән шактый кимеде. Ләкин бу хәлнең уңай ягы да бар. Әлегә кадәр колач җәеп каршы алган җылы диңгезләргә юл ябылгач, Русиянең эчке туризмны үстерү мөмкинлекләре артты. Илебезнең кайсы төбәген алсак та, кабатланмас матурлык, үзенчә-лекләре белән җәлеп итәрдәй урыннар аз түгел. Шунысы да мөһим: авыл туризмын оештыру миллиардларча сум белән бәяләнгән капиталь салулар да таләп итми. Кызганычка каршы, саф матурлыкка ия табигате, үзенчә-лекле тарихи урыннары, гореф-гадәтләре, традицияләре белән җәлеп итүче күпмилләтле халкы яшәгән авылларыбыз барлыгын, чит ил белән мавыгып, күпләр белмиләр дә кебек.
Башкортстанда агротуризм — чагыштырмача яшь, әмма перспективалы бизнес юнәлешләренең берсе. Бу тармакны һәр районда үстерү мөмкинлеге бар. Әлегә кадәр республиканың көньяк-көнбатышы гына өстенлеккә ия булса, хәзер табигать һәйкәле дәрәҗәсенә ия урыннарны, елга-күлләрне, тарихи һәм истәлекле төбәкләрне кайсы районда да табып була.
Әлеге матурлык турында сүз чыккач, мәсәлән, быел март аенда эш сәфәре белән Башкортстанга килгән Русиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин республиканың аграр казанышларына зур бәя бирү белән бергә, Башкортстанның дәвалау үзенчәлекләренә ия сулыклары, кымыз һәм бал җитештерү белән дә дан тотуын һәм боларның һәммәсе дә авыл туризмын үстерүгә зур этәргеч ясавын ассызыклаган иде.
Шул ук вакытта. Былтыр, Башкортстанда үткәрелгән социологик тикшеренүләр күрсәтүенчә, әлеге чарада катнашучыларның 48 проценты авыл туризмы белән бәйле ял оештырылуы турында хәбәрдар, ә 26 проценты бу турыда беренче тапкыр ишетүен белдергән.
Ниһаять, 2022 елдан гамәлгә кергән “Агротуризм” грантының әлеге тармакка яңа сулыш бирәчәгенә ышаныч зур.
Яңа юнәлештәге дәүләт ярдәме — “Агротуризм” гранты, малтабарның әлеге проектка күпме күләмдә үз акчасын файдалануга карап, 3 миллион сумнан алып 10 миллион сумга кадәр дәүләт субсидиясе бирүне күз уңында тота. Әйтик, фермерлар проектның тоташ бәясенең 10 проценты күләмендә үз акчасын куллана икән — 3 миллион сум дәүләт ярдәменә, 15 проценты үзенеке булган очракта 5 миллион сумга өмет итә ала. 10 миллион сумлык субсидиягә ия булу өчен фермерга тоташ проект чыгымының кимендә 25 процентын үз өстенә алырга кирәк булачак. Шул ук вакытта, проектны тормышка ашыруга тотынылган чыгымнарны каплау вакыты 5 елдан артмаска тиеш. Дәүләт ярдәмен алу өчен аграр предприятиеләрнең авыл җирендә яисә авыл агломерациясендә теркәлүе һәм анда эшләве мотлак. Фермерлар да, шулай ук, грантка ия булган вакыттан башлап кимендә биш ел җирдә эшләргә һәм проектта билгеләнгән күрсәткечләргә ия булырга тиеш.
Игътибар! Грант акчаларын кунакханәләр төзү, туризм кирәк-яраклары сатып алу һәм туризм белән бәйле территорияләрне төзекләндерү максатларына кулланырга ярый.
Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел шундый 50 проектны сайлап алачак. Моның өчен, мәгълүм булуынча, 300 миллион сум акча бүленә. 2023 елда әлеге грант акчасын — 500 миллион сумга, 2024 елга 700 миллион сумга җиткерү күз уңында тотыла.
Башкортстанда авыл туризмын үстерү мәсьәләләре Хөкүмәт утырышында каралды. Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров сүзләренә караганда, кооперативларга берләшүче аграр бизнес вәкилләре авыл туризмын үстерүгә зур ярдәмгә өмет итә ала.
— Әлеге юнәлеш башка илләрдә елдан-ел популярлаша. Башкортстанда да агротуризмны үстерү мөмкинлекләре зур, алшартлар уңайлы, — диде Премьер-министр. — Фермерлар, мәсәлән, туристлар кабул итеп, экскурсияләр оештырудан, үзләре җитеш-тергән продукцияне аларга сатудан өстәмә керем алачак. Шәһәр кешеләренең дә авыл тормышы белән якыннанрак танышу мөмкинлеге булачак. Андыйлар күп. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Башкортстанда әлеге яңалыкны тормышка ашыру өчен берничә проект сайлап алды. Тагын берничәсен тәкъдим итәргә әзерлек бара.
Сайлап алынган проектлар арасында, мәсәлән Әбҗәлил районында туристлар кымыз һәм иппотерапия ярдәмендә сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Биредә атлы сәяхәт өчен дә уңай шартлар тудырылган. Күгәрчендә сайлап алынган проект туристларны чолыкчылык умарталыклары, апитерапия, урындагы һөнәрчелек эшчәнлеге белән таныштыруны, атлы һәм җәяүле сәяхәт оештыруны, эко-кибет булдыруны күз уңында тота. Туймазылылар тәкъдим иткән проект балыкчылык хуҗалыгы базасында оештырыла. Биредә атта, велосипедта йөрү, балык тоту кебек мавыктыргыч чаралар бар.
— Авыл туризмы турындагы законның камилләшүе, грантлар бирелү аграр бизнесны оештыручылар өчен генә түгел, гомумән, республикада авылларны, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеген үстерүдә зур адым булып тора, — ди Туризм буенча дәүләт комитеты каршындагы җәмәгатьчелек советы рәисе, “Башкортстан Республикасында авыл һәм аграр туризмны үстерү ассоциациясе”нең башкарма директоры Салават Гәрәев. — Авыл туризмы республика өчен бик перспективалы. Бездә табигать матур, туристик объектлар күп. Башкортстанның аграр республика буларак, авыл җитештерүчеләре белән дә туристларны җәлеп итү мөмкинлеге зур. Авыл малтабарларына өстәмә табыш та булачагына шик юк. Әлегә кадәр дә авыл малтабарларына республика Хөкүмәте тоемлы ярдәм күрсәтте. Ә грантлар агротуризмны үстерүгә тагы да этәргеч булачак. Авыл эшкуарлары белән очрашуларда, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнең нәтиҗәсе дә озак көттермәс, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Билгеле, якын киләчәктә бу юнәлештә дә көндәшлек үсә башлаячак. Монысы да яхшы. Ул эшне тагын да камилрәк, башкалардан кызыклырак оештырырга этәргеч бирәчәк.
Димәк, аграр бизнесның яңа юнәлешен үстерү өчен старт бирелде. Дәүләт ярдәм итәргә әзер. Хәзер инде авыл кунакларын каршы алырга, аларга тәрбия-сый күрсәтергә “стандарт”лар буенча өйрәнәсе генә калды кебек.
Олег Төхвәтуллин.