

Ул чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм Русиянең күпмилләтле дәүләт буларак барлыкка килүе, анда даими рәвештә мәдәни арадашлык, төрле дәрәҗәләрдә халыкларның үзара хезмәттәшлеген һәм дуслыгын үстерү процессы баруын билгеләп үтте.
- Бездәге йөзләгән этнос гасырлар буена үз җирендә урыслар белән бергә яши. Бу бердәм территориаль һәм рухи киңлекне без Русия һәм "урыс халкы" дип атыйбыз. Бүген урыс теле - ул бер этноска гына карамый, ул җан халәте, Русиянең барлык халыклары тарафыннан кабул ителә торган кыйммәтләргә һәм нормаларга тирән караш белән бәйле. Шуның белән бергә, бүген без урыс мәдәниятен ясалма маргинальләштерү һәм чит илләрдә урыс телен кысрыклау омтылышларын күрәбез. Әмма Президентыбыз Владимир Путин билгеләп үткәнчә, илне, бигрәк тә Русиянең гомумкешелек тарихына керткән өлешен "юкка чыгару" мөмкин түгел, – диде Азат Бадранов.
Беренче вице-премьер билгеләп үткәнчә, Русиянең күпмилләтле субъекты буларак тарихи үсеш алган Башкортстанда республиканың барлык халыклары өчен уңайлы яшәү һәм үсеш өчен кирәкле шартлар булдырылган.