

17 июньдә Уфада Гражданлык форумы үтәчәк. Башкортстан Республикасы Гражданлык форумы-2022 коммерция карамагында булмаган оешмалар вәкилләре, гражданнар активистлары, республика һәм урындагы хакимият органнары һәм бизнес-бергәлек арасында грант һәм ресурс ярдәме мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм коммерция карамагында булмаган секторга дәүләт ярдәмен камилләштерү максатларында диалог өчен ачык мәйданчык.
Форум кысаларында республика муниципаль берәмлекләренең иң яхшы социаль проектлары күргәзмәсе оештырылачак; Башкортстанның Иҗтимагый палатасы һәм республика Башлыгы каршындагы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм кеше хокуклары буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәләре, "түгәрәк өстәл"ләр, гражданлык җәмгыяте һәм секторның коммерция карамагыында булмаган оешмалары үсеше мәсьәләләре буенча дискуссия мәйданчыклары һәм мастер-класслар оештырылачак. Шулай ук форум кысаларында Луганск халкы өчен гуманитар ярдәм кабул итү буенча акция узачак.
Фото: i-gazeta.com