Шушы көннәрдә Уфадагы Дәүләт китап палатасында (республика Матбугаты арихивы) “Кызыл таң” төпләмәләре белән таныштым. Гәзитебездә 1974 ел башыннан Уфаның 400 еллыгына әзерлек турында махсус рубрика булдырылып, журналистлар, галимнәр, белгечләр һәм җитәкчеләрнең мәкаләләре даими бастырылган.
“Республикабыз башкаласының Киров районында әдәбият атналыгы башланды. Ул Уфаның 400 еллыгына багышлана.
Шул уңай белән Башкорт дәүләт педагогия институтының актовый залында башкорт язучылары студентлар белән очраштылар. Егетләр һәм кызлар белән шыгрым тулы зал бер төркем әдипләрне – Гайнан Әмири, Әнвәр Бикчәнтәев, Кәтибә Кинҗәбулатова, Рафаэль Сафин, Абдулхак Игебаев һәм Александр Филлиповны алкышлап каршы алды. Алар Уфага багышланган шигырьләрен һәм яңа әсәрләрен укып ишеттерделәр”, дип хәбәр итә Ф. Рәхимов.
“Кызыл таң”ның 1974 елның 30 август санында басылган “Уфаның 400 еллыгын каршылап” дигән баш мәкаләдә башкала турында саннар, кызыклы мәгълүматлар китерелә: “КПСС Үзәк Комитетының һәм Совет хөкүмәтенең даими хәстәрлеге, барлык тугандаш халыкларның ярдәме аркасында Уфа шәһәре хәзер 900 меңгә якын кеше яшәгән зур промышленность һәм культура үзәгенә әйләнде. Бүгенге көндә биредә 122 промышленность предприятиесе эшли. Хезмәттәге батырлыгы өчен меңнәрчә эшче, инженер-техник работник, хезмәткәр Советлар Союзы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде, ә аеруча үрнәк күрсәткән 31 кешегә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. 12 предприятие коллективы Хөкүмәтнең югары бүләкләренә лаек булды.
...Хезмәт ияләренең тормыш һәм көнкүреше көннән-көн матурлана һәм мулрак була бара. Хәзер торак фонды 8,8 миллион квадрат метр чамасы тәшкил итә. Тик сигезенче бишьеллыкта һәм тугызынчы бишьеллыкның өч елында гына да ул 3 миллион квадрат метрга диярлек артты.
Шәһәрдә СССР Фәннәр академиясе филиалы, кырыктан артык фәнни-тикшеренү, конструкторлык һәм проект оешмасы, 7 югары һәм 23 урта махсус уку йорты, 124 гомуми белем бирү мәктәбе, 4 театр уңышлы эшли”.
28 ноябрьдә “Кызыл таң” Уфаның 400 еллык юбилее уңаеннан махсус сан чыгара. Гәзит Уфадагы Владимир Ленин һәйкәленең зур фотосурәте һәм Абдулхак Игебаевның “Ильич йөргән эзләр саклана” дигән шигыре белән ачыла. Уртада кызыл хәрефләр белән язылган “Уфага – 400 ел” лозунгы, аның астында “Уфа шәһәрен Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләү турында” СССР Югары Советы Президиумының 1974 елның 27 ноябрендәге указы урнаштырылган. Документта: “Шәһәр хезмәт ияләренең хуҗалык һәм культура төзелешендә ирешкән зур уңышлары өчен, революцион хәрәкәттәге хезмәтләрен билгеләп һәм нигез салынуына 400 ел тулу уңае белән Уфа шәһәрен Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләргә”, дип язылган.
Фотохәбәрче Әгъләм Зараев төшергән Уфаның Октябрь проспекты фотосурәте, “Уфа бораулау эшләре идарәсе” һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы “Башнефтьзаводстрой” тресты коллективларының юбилейга хезмәт бүләкләре турында язмалар, рәсми хәбәрләр басылган.
Гәзитнең икенче, өченче, дүртенче битләрендә 8 Март исемендәге тегү фабрикасының 5нче цехы бригадиры А. Рыжова, Уфа витамин заводы директоры урынбасары Н. Вавилов, КПССның Уфа шәһәр комитеты секретаре М. Халиков, “Главтюменьнефтегаз” берләшмәсе начальнигының бораулау эшләре буенча урынбасары, СССР Дәүләт премиясе лауреаты М. Сафиуллин, шәһәр Советы депутаты В. Смарин, Ленин орденлы Яңа Уфа нефть эшкәртү заводының тәҗрибә-тикшеренү цехы начальнигы, Социалистик Хезмәт Герое Г. Теләшев, Дүртөйле районының Карл Маркс исемендәге колхозы баш агрономы Ә. Сәйфуллин, Уфа резина-техник изделиеләр заводының шпрединг машинисты А. Йомагуҗин, БАССРның мәдәният министры урынбасары Р. Чурова, Бүздәкнең 2нче урта мәктәбе укытучысы Н. Хәбирова, Нефтекама шәһәренең һәм Краснокама районының баш табибы М. Фаткуллин, БДУның өлкән укытучысы М. Салиховның язмалары, шагыйрь Наҗар Нәҗминең “Уфада бар бер йорт” дигән шигыре басылган.
Язучы Ибраһим Абдуллинның “Уфа” дигән нәсере башкаланы сөю белән сугарылган, анда шундый юллар бар: “Дөресен әйткәндә, мин синең нигә шулай аталганыңны, кемнең сиңа кыска, ягымлы исем кушканын да ачык кына белмим, әмма “Уфа” сүзе, әти-әни дигән сыман, якын тоела. Уфа... кайсы яктан гына килсәң дә, капка төбенә чыгып каршы алган ачык йөзле хуҗа кебек, тау башыннан елмаеп торасың бит син...
“Ераклардан, ят яклардан
Сагынып кайтсам,
Көткән кебек елмаялар
Уфа утлары,
Уфа утлары...”
“Кызыл таң”ның 29 ноябрь санында Уфаның 400 еллык юбилее уңаеннан Владимир Ильич Ленин һәйкәленә чәчәкләр салу турында хәбәр һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында үткән тантана турында күләмле язма басылган. Ул чактагы мохитне тулысынча күз алдына китерү өчен мәкаләдән өзекне укып үтик әле.
“Башкортстан башкаласының данлы юбилее.
КПССның Уфа шәһәре комитетының һәм хезмәт ияләре депутатлары шәһәр Советының Уфаның 400 еллыгына багышланган берлектәге тантаналы утырышы.
Дүрт орденлы Совет Башкортстанының башкаласы Уфа шәһәренә 400 ел тулды. Хуҗалык һәм культура төзелешендә ирешкән зур уңышлары өчен, революцион хәрәкәттәге хезмәтләрен билгеләп һәм нигез салынуына 400 ел тулу уңае белән ул СССР Верховный Советы Президиумы указы нигезендә Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнде.
...Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнәдә – В. И. Ленинның зур портреты. “1574-1974” саннары юбиляр шәһәрнең яшен чагылдыралар. Залда урыс һәм башкорт телләрендә “Яшәсен СССР халыкларының какшамас дуслыгы – КПССның ленинчыл милли политикасының бөек казанышы!” дигән лозунг.
Бирегә партиянең шәһәр комитеты әгъзалары һәм әгъзалыкка кандидатлары һәм шәһәр Советы депутатлары, СССР, РСФСР, Башкорт АССР Верховный Советларының депутатлары, партия, совет һәм җәмәгать оешмаларының җитәкчеләре, промышленность алдынгылары, сәнгать һәм культура эшлеклеләре җыйналган. Биредә шулай ук – Оренбург, Казан, Кировоград шәһәрләренең, Германия Демократик Республикасының Һалле шәһәренең делегацияләре, республикабыз шәһәрләренең һәм районнарының вәкилләре”.
Утырышны шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе Әдһәм Вәлиев ача. Советлар Союзының дәүләт гимны башкарыла, Президиум сайлана, утырышлар залына кызыл байраклар кертелә. КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы, СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы, партиянең Башкортстан Өлкә Комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакиров чыгыш ясый, Уфа шәһәрен Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләү турында указны укый һәм башкала байрагына югары бүләкне беркетә. Залда көчле кул чабулар яңгырый, озакка сузылган алкышлар башлана. Барысы да аяк өсте баса.
КПССның Уфа шәһәр комитетының беренче секретаре Сергей Воронинский, СССР Югары Советы депутаты, Уфа химия заводы эшчесе Әгъләм Йомагулов, 1919 елдан КПСС әгъзасы Андрей Ушаков, КПССның Илеш район комитетының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Тәлгать Рахманов, КПССның Казан шәһәр комитетының беренче секретаре Рәшит Мусин, КПССның Ырынбур шәһәре комитетының беренче секретаре Степан Чекасин чыгыш ясыйлар.
Утырышта чыгыш ясаган Германия Демократик Республикасының Һалле шәһәре обербургомистры Ганс Плюгер уфалыларга Һалле шәһәре хезмәт ияләреннән сәлам тапшыра һәм югары бүләк белән котлый.
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим, утырышта чыгыш ясап, болай ди: “Бүләкне яшькә карап бирмиләр, озак яшәгән өчен генә хөрмәт күрсәтмиләр. Мондый хөрмәткә лаек булу өчен хезмәт, батырлык, кыюлык белән билгеләнгән яшь тә һәм озын гомер дә кирәк.
...Бездә горурлык тойгысы тантана итә, һәм без аны чикләмибез, тыймыйбыз. Әйдә, тантана итсен, чөнки ул үтәлгән бурычны аңлаудан, безнең балаларыбыз, ата-бабаларыбыз һәм без башкарган эшләрнең мөһимлеген һәм әһәмиятен аңлаудан килеп чыкты.
...Уйлап карагыз! Без сезнең белән, дуслар, мәңгелек шәһәр төзибез, анда эшлибез, шәһәрнең мәңгелек хуҗалары булып торабыз. Без салган кирпеч, без язган юл, без эшләгән деталь, без чыгарган җыр, хәзерге заманга хезмәт итеп, һичшиксез, киләчәккә барачак, анда безнең омтылышларыбызны, шатлыкларыбызны, борчылуларыбызны алып барачак. Мин бу хакта безнең йөрәкләребезне нинди уйлар дулкынландыруын, иңнәребезгә нинди җаваплылык төшүен тулысынча аңлап сөйлим”.
Тантаналы утырышта катнашучылар КПСС Үзәк Комитетына, СССР Югары Советы Президиумына, СССР Министрлар Советына, КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Леонид Брежневка котлау хаты кабул итәләр. Чара ябыла, катнашучылар партия гимны “Интернационал”ны җырлыйлар. Утырыштан соң зур бәйрәм концерты була...
Инде тарихта калган Уфаның 400 еллык юбилее менә шулай үткән. 50 елдан соң, 2024 елда, узачак башкалабызның 450 еллыгына әзерлек турында “Кызыл таң” даими яктыртып тора. Ике елдан Уфаның 450 еллык күркәм юбилей чаралары ничек үтүе турында “Кызыл таң”чыларның язмаларынннан укып белерсез.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.