

– Уфаның барлык районнарында да без халык белән очрашабыз, мин баштан ук үзем өчен шундый бурыч куйдым. Урыннарда, ишегалларында, җәмәгать киңлекләрендә халык белән очрашып фикер алышабыз. Шулай ук подъездларга капиталь ремонт ясауның ничек баруын карыйбыз, – дип ассызыклады Ратмир Мәүлиев, халык белән аралашу үз эшендә өстенлек булуын ассызыклап.
Үз чыгышында ул уфалыларны һәм журналистларны кызыксындырган мәсьәләләргә кагылды. Аерым алганда, 12 июньдә Шәһәр көненә планлаштырылган төп чаралар турында мәгълүмат бирде һәм, бу көнне халыкны бик күп кызыклы чаралар көтә, дип билгеләп үтте. Бәйрәм көнендә Уфаның 450 еллыгына яңа брендбук, төп герой һәм республика башкаласы юбилеен бәйрәм итүнең төп программасы тәкъдим ителәчәк.
Ратмир Мәүлиев, шулай ук, шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү, юл инфраструктурасын, җәмәгать транспорты челтәрен үстерү, җәяүлеләр тротуарларын ремонтлау, юбилей һәм социаль инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү, коммуналь техника паркын яңарту турында сөйләде. Әлеге сорауларга җавапларның кайберләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
– Төзелеш кыйммәтләндеме?
– Әлегә кыйммәтләнмәде. Әмма якын арада кайбер подрядчыларның безгә бу тема буенча мөрәҗәгать итәчәген аңлыйбыз. Гомумән алганда, төзелеш тармагы катлаулы чор кичерә. Төзелеш материалларының, техниканың һәм моның белән бәйле барлык әйберләрнең бәясе дә артты. Мәсьәлә актуаль, аны контрольдә тотабыз.
– Уфа яшьләрнең таләпләренә җавап бирәме?
– Бу өлкәне тагын да җәһәтрәк үстерергә кирәк. Өстәмә белем бирү өлешендә дә. Бу үсеп килүче буында нинди дә булса үзенчәлекле сәләтләр ачу мөмкинлеге бирә. Белем бирү үзәкләре, спорт объектлары булдыру, әйтик, көрәш үзәге, парклар төзү. Алар бүген төзекләндерелә – болар барысы да мөһим, бу яшьләргә үсәргә, ярышларда катнашырга мөмкинлек бирә.
– Уфадагы электр транспортының киләчәге нинди?
– Электр транспорты мөһим социаль бурыч башкара. Шәһәр аның эшен оештыруда актив катнаша. Трамвай юлларын үстерү дә актуаль мәсьәлә. Аны профессионаллар халык белән бергә хәл итәргә тиеш. Рельсларны да, хәрәкәт составын да алыштыру таләп ителә. Бу вакыт һәм зур инвестицияләр та-ләп итәчәк. Шуңа күрә мәсьәлә әлегә ачык кала. Без аның өстендә Транспорт министрлыгы белән бергә эшлибез, фокус-төркемнәр җыябыз, профессионалларны җәлеп итәбез.
– Үзәк базар янында халык конкурсында җиңүченең арт-объекты урнаштырылачакмы?
– Конкурска 50гә якын эш килде. Тәкъдим ителгән барлык эшләр арасыннан ул иң яхшысы булып тора. Бу – жюри фикере. Ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән. Хәзер әлеге проектны җентекләп өйрәнәбез, аның бәясен, техник үтәлешен карыйбыз. Әйдәгез, карарны бергәләп кабул итик.
– Октябрь революциясе урамында променад зонасы булачакмы? Виденеевлар йортын саклап калуга ничек карыйсыз?
– Берничә көн элек анда күчмә киңәшмә уздырдык. Беренчедән, мародерлыктан саклау мәсьәләсе күтәрелде, хәзер объект сак контроле астында. Ихатасын карадык – бәдрәфләр тора, шәһәр үзәге өчен килешә торган эш түгел. Архитектура һәйкәлләрен сакларга, әмма мәдәни мирас объектлары булмаган артык корылмаларны сүтәргә, чүп-чарны җыештырырга кирәк. Җаваплы кешеләрне билгелибез һәм якын арада тәртип урнаштырачакбыз.
Җәяүлеләр променады проектына килгәндә, шәһәр аңа мохтаҗ. Аны нинди акчага гамәлгә ашыру вариантларын табарга кирәк.
– Дәүләт циркын реконструкцияләү проекты нинди хәлдә?
– Безнең бурыч – федераль финанслауны җәлеп итү, Мәдәният министрлыгы һәм “Росгосцирк” белән хезмәттәшлек итү. Без булдырырбыз дип уйлыйбыз. Конкрет даталарны атарга хәзергә иртәрәк. Бу – мөһим объект, мәсьәлә җитди контрольдә.
– Кадрлар сәясәте нәрсәгә нигезләнгән?
– Кадрлар сәясәте буенча ике критерий: профессиональлек һәм ышаныч. Бүген шәһәрдә 80гә якын ачык вакансия бар. Килегез. Дамир Галиуллин – Уфаның бизнес-шерифы, ул республика министрлыгыннан килде. Бу аның өчен, бәлки, үзенә күрә түбәнгә төшүдер, әмма безнең өчен мэрияне көчәйтү.
– Шәһәрдә туризм ничек үсешә?
– Без заявка әзерлибез һәм тагын 250 миллион сумга кадәр федераль финанслауны җәлеп итү мөмкинлеге бар. Конкурска заявка башка претендентлар арасында үзенчәлеклерәк булсын өчен, профессионалларны җәлеп итәбез. Бу акча безнең “Алтын миля” проектына, тирә-юньдәге инфраструктурага тотынылачак. Быел шәһәргә беренче тапкыр круиз теплоходлары керде, киләсе елга Уфа кунаклары өчен тагын да киңрәк һәм күптөрлерәк программа эшләячәкбез. Шәһәрнең үз уникаль проекты – 70,25 километр озынлыктагы “Уфа муенсасы” дигән сәламәтлек сукмагы бар.
– Шәһәр бюджеты үтәлеше белән эш ничек?
– Акча күп була алмый. Һәрвакыт җитми. Безнең 1,5 миллиард сум тирәсе бурычыбыз да бар, ел азагында аны рефинансларга кирәк. Шәһәрдә “соры” хезмәт базары бик күп, кешеләргә эш хакын конвертта түлиләр һәм салымнан качалар, шуңа күрә табышларны легальләштерү бик актуаль. Әмма хәзер эшкуарларга басым ясый торган вакыт түгел. Бары тик сөйләшүләр һәм аңлатулар ысулы белән генә эш итәргә мөмкин. Шулай ук федераль финанслау чыганакларын эзләргә кирәк. Барлык чыганаклардан инвестицияләр җәлеп итәргә. Яңа предприятиеләр булдырырга һәм гамәлдәгеләрен үстерергә, IT-тармакны үстерергә ярдәм итәргә кирәк.
– Уңайлы мохит булдыру өчен тагын нәрсә эшләргә кирәк?
– Бу – бик актуаль тема. Хәтта яңа төзекләндерү, яки төзелеш булган урыннарда да сыйфатсыз эшләргә юл куелган. Күзәтчелек органнары начар эшли. Мәсәлән, Комсомол урамы, анда җитешсезлекләр бар. Әйдәгез, бергәләп контрольдә тотыйк.
– Сезнең өчен “Яшисе килә торган шәһәр” гыйбарәсе нәрсә ул?
– Шәһәр һәркем өчен үзенчәлеккә ия булырга тиеш. Мәсәлән, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен – балалар мәйданчыклары, балалар бакчасының өйләренә якын булуы актуаль. Өлкәннәр өчен – парк зонасы янында булу. Эшкуар өчен хезмәт ресурслары, буш җир участокларының һәркем өчен мөмкин булуы мөһим. Барысы өчен дә әйтергә кыен, әмма мин халыкның барлык төркемнәре мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш. Шәһәр барлык халык өчен дә уңайлы булырга тиеш.
– Зорге урамында биек йорт төзү турында бер-ике сүз.
– Мәйданда булдым. Гаугалы төзелеш тирәсендә инде күпкатлы торак йортлар тора. Шәһәр хакимияте Русиянең Шәһәр төзелеше кодексы таләп иткән документлардан чыгып рөхсәт биргән. Мәсьәлә судта карала. Суд органнары юридик бәя бирсен һәм карар кабул ителсен.
– Коммуналь хуҗалыкта кадрлар мәсьәләсе ничек тора?
– Муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру буенча кабул ителгән карар үз нәтиҗәләрен бирә. Динамика уңай, штат акрынлап арта. Хезмәткәрләр Мәскәүгә вахта ысулы белән килгән кебек, тармакны республика районнарыннан килгән кешеләр белән көчәйтү мөһим. Бу өлкәдә безгә дә активрак пропаганда алып барырга, эшче куллар җәлеп итәргә кирәк.
– Мәскәүдән кайтарылган “ЛиАЗ”лар турында фикерегез нинди?
– Бу автобусларның техник торышы төрле. Линиягә чыгару өчен техниканы яңартырга ки-рәк. Эш бара. Бүген төрле шартларга бәйле төгәл срокларны билгеләү кыен, шул исәптән запас частьләр буенча да. Барлык автобусларның да килүен көтәргә кирәк, хәзерге вакытта аларның яртысыннан артыгы алынган инде. Аларны тиешле тәртипкә китерәбез, киләчәктә шәһәр маршрутларына чыгарачакбыз.
– Түләүле парковкалар проекты кайчан тормышка ашырылачак?
– Бу проект 80-100 миллион сумга бәяләнә. Быел муниципалитет бу карарны кабул итмәде, чөнки алга таба икътисад-ның ничек үсәчәген күзаллавы авыр. Динамикадагы ситуацияне карарга кирәк. Быел гына түгел.
* * *
Гомумән алганда, матбугат конференциясендә җанлы һәм конструктив сөйләшү булды. Мэр Ратмир Мәүлиев алга таба да киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән ачык форматта аралашуны дәвам итәчәген белдерде.
Фәнүз МӘХМҮТҖАНОВ әзерләде.