+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
14 Июня 2022, 17:08

Ерткычны хәтерләткән эт балага ташланган

5 яшьлек баланың хәле авыр.

Ерткычны хәтерләткән эт балага ташланганЕрткычны хәтерләткән эт балага ташланган
Ерткычны хәтерләткән эт балага ташланган

Башкортстанда эт 5 яшьлек кызга ташланган. Бала очраклы рәвештә генә исән калган. Әле ул реанимациядә ята.


Әлеге хәл Благовар районында булган. Ашыгыч хезмәтләргә хатын-кыз шалтыраткан һәм аның баласына эт һөҗүм итүен белдергән.

Баланы шунда ук тирән җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатканнар. Аның сәламәтлеге уртача авыр булып бәяләнә.

Табиблар баланың тәнендә тирән тешләү эзләре, баш ярасы булуын белдергән. Операция үткәрелгән.

Этнең хуҗасы табылган. Хайванга котырудан прививка ясалган. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу - күрше эте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас