+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
14 июнь 2022, 18:03

Җылыту сезонына әзерлек башланды

Бүгенге оператив киңәшмәдә моның турында да сүз булды.

Җылыту сезонына әзерлек башландыҖылыту сезонына әзерлек башланды
Җылыту сезонына әзерлек башланды

Башкортстанда яңа җылыту сезонына әзерлек башланды. Бу хакта республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев сөйләде. Аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.

Төбәктә көзге-кышкы чорга барлыгы 1 645 кащанлык, 4 мең җылылык челтәре, 517 җылылык пункты, 16 меңнән артык суүткәргеч әзерләргә кирәк. Шул ук вакытта 526 казанны, 148 километр җылылык һәм 241 километр суүткәргеч челтәрен Башкортстанның торак пунктларында ремонтлау яки алыштыру зарур.

Моннан тыш, капиталь ремонтның төбәк операторы Уфа, Октябрьский, шулай ук Туймазы, Учалы, Авыргазы, Бүздәк, Дүртөйле, Караидел, Күгәрчен һәм Чакмагыш районнарының 19 күпфатирлы йортында эчке җылыту системасын яңартырга тиеш. 12 йортта ремонт башланган инде. Гомумән алганда, республика буенча яңа җылыту сезонына әзерлек 32 процент тәшкил итә, бу планлаштырылган эш графигына туры килә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас