

Июльдә Башкортстан халкына өстәмә ял көне биреләчәк. Бу мөселманнарның Корбан гаете бәйрәме белән бәйле.
Быел мөселманнарның дини бәйрәме 9 июльгә - шимбәгә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә, ял көне дүшәмбе - 11 июльгә күчерелә. 8 июльнең эш көне, җомга, бер сәгатькә кыскарак булачак.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 9, 10, 11 июльдә ял көннәре булачак. 9 июль түләүле отпускның календарь көннәре исәбенә керми.
Фото: w-dog.ru