+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
20 июнь 2022, 07:02

"Урман - киләчәк буынга мирасыбыз ул"

Республиканың төп байлыкларының берсе - урманнар.

"Урман - киләчәк буынга мирасыбыз ул""Урман - киләчәк буынга мирасыбыз ул"
"Урман - киләчәк буынга мирасыбыз ул"

"Ел саен, һәр язны һәм көзне республикада урманнарны тергезәбез. Быел, нигездә, нарат, чыршы, каен, юкә утырттылар, мәйданы кечкенә түгел - 5,2 мең гектар. Көз көне дә эшне дәвам итәрбез.

Лидерлар - Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөрҗән һәм Зилаер урманчылыклары. Урман тергезүгә арендаторлар да җаваплы карый, быел алар 3,7 мең гектардан артык мәйданда үсентеләр утыртты. Бу урман хуҗалыгы хезмәткәрләре контроле астында эшләнә.

Урман хуҗалыгы һәм арендаторларны үсенте материалы белән безнең питомниклар тәэмин итә. Аларда елына 50 миллион үсенте үстерәләр. Быелгы язда урман культуралары орлыклары 20 гектардан артык мәйданда чәчелгән. Ә һава торышына бәйлелек булмасын өчен, булганнарына өстәп, тагын 24 теплица төзегәннәр.

Урман Башкортстан территориясенең 40 процентын алып тора. Һәм без бу байлыкны киләчәк буыннар өчен сакларга тиеш. Бу мөһим эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас