+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
23 июнь 2022, 15:53

Балалар аек тормыш яклы

Конкурска йомгак ясалды.

Балалар аек тормыш яклыБалалар аек тормыш яклы
Балалар аек тормыш яклы

Бүген «Торатау» Конгресс-холлында «2021 елның аек авылы» республика конкурсы йомгаклары буенча бүләкләү чаралары узды. Конгресс-холл фойесында республика конкурсында катнашучылар турында мәгълүмат белән күргәзмәләр һәм экспозицияләр оештырылды.

Көн дәвамында "Тамыр" балалар-үсмерләр телеканалының "НЫҠ БУЛ" күчмә студиясе эшләде, шулай ук бүген чара кысаларында балалар һәм үсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү буенча "НЫҠ БУЛ" ачык медиа-бәйгесенең финалы булды, анда катнашучы балалар - медиа-конкурс финалистлары һәм аларның остазлары катнашты.

Конкурста “Социаль ролик”, “Вайн”, “Плакат (постер)" номинацияләре буенча 10 яшьтән 16 яшькәчә булган балалар һәм үсмерләр катнашты. Беренче этап онлайн 1-25 февральдә булды. Жюри һәр номинация буенча 2нче этапта катнашу өчен 5-10 эш сайлап алды. Икенче этап Уфада март аенда офлайн режимында узды. Конкурсантлар «Тамыр» телеканалында мастер-классларда, интенсив-тренингларда катнаштылар, контент булдыру өстендә эшләделәр. Өченче этапта алар конкурс финалы өчен мөстәкыйль рәвештә эш төзеделәр.

Быелгы бәйгедә, 2021 ел йомгаклары буенча, 54 район һәм 1537 катнашучы (республика авылларының 34 проценты) катнашты. Узган елгы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, бу - табигый күренеш. Шуңа да карамастан, спорт һәм киңкүләм чаралар күбрәк уздырылды - ике меңнән артык. Меңнән артык волонтер һәм 37 мең активист эшли.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карары белән конкурсның приз фонды 2020 елдан утыз тапкыр артты - 1.4 миллионнан 40 миллион сумга кадәр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас