+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
23 июнь , 19:32

Кыргый бал кортларын саклап калу мөһим

Галимнәр әлеге бал кортларының безнең климатка яраклашканлыгын билгели.

Кыргый бал кортларын саклап калу мөһим
Кыргый бал кортларын саклап калу мөһим

Башкорт дәүләт университеты - Евразия НОЦ югары уку йорты биосфера резервына гына хас уникаль Бөрҗән бал кортын саклау белән шөгыльләнә. Аның үзәге - «Шүлгәнташ» дәүләт табигый тыюлыгы.

Тыюлыкны үз вакытында оештыру моның өчен нигез булып тора һәм бу төбәк бал кортларының - бөрҗән умартасы, яки "бурзянка"ның чиста абориген популяциясенең үзәге тора. Тыюлык абориген кыргый бал кортларын саклаучы дөньяда беренче территория булды. Умарталарның әлеге токымының уникальлеге - борынгыдан калган мәдәни традицияләр нигезендә чын башкорт балын җитештерү мөмкинлеге бирә торган эволюцион юнәлеш.

"Әлеге токым бал кортлары табигый агач куышларында яшәве белән үзенчәлекле, Урал кышының кырыс шартларында кышларга сәләтле. Башкортстанда гына борынгы һөнәрчелек - башкорт халкының мәдәни традициясе булган кыргый умартачылык сакланып калган, - дип сөйли биология фәннәре докторы, БашДУ профессоры Айрат Ишбирдин.

Бөрҗән бал корты озак вакыт дәвамында генетик изоляциядә булган, шуңа күрә бары тик Көньяк Уралда гына яшәү шартларына җайлашкан.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в