+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
23 июнь , 17:40

Республика Башлыгы Гранты конкурсы тәмамлана

Мондый грантларга коммерцияле булмаган 46 оешма лаек булды.

Республика Башлыгы Гранты конкурсы тәмамлана
Республика Башлыгы Гранты конкурсы тәмамлана

Башкортстан Башлыгының грантлар фондының конкурс комиссиясе гражданлык җәмгыяте үсешендә катнашучы һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар өчен грант конкурсында җиңүчеләрнең исемлеген билгеләде.

Җиңүчеләр арасына республиканың социаль әһәмиятле проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм алган 46 оешмасы керде.
Иң популяр конкурс юнәлешләре:
- сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен, физик культураны һәм спортны пропагандалау (13 проект);
- мәдәният, сәнгать, тарихи хәтерне саклап калу (12 проект);
- социаль хезмәт күрсәтү, аерым категориядәге гражданнарга социаль ярдәм һәм яклау (6 проект).

Конкурста җиңүчеләрнең географиясе: Уфадан - 34 проект, Стәрлетамактан - 4 проект, Белорет, Благовещен, Гафури, Күгәрчен, Миякә, Чишмә һәм Яңавыл районнарыннан, шулай ук Агыйдел шәһәреннән берәр проект.

Җиңүче проектларны гамәлгә ашыру старты 2022 елның 18 июленнән башлана.
Конкурс комиссиясе беркетмәсе белән https://грантыглав102.рф сайтында «Документлар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 30 июньгә кадәр республиканың гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар өчен киләсе конкурска заявка бирергә өлгерергә мөмкин.
Конкурсның гомум бюджеты 101,5 миллион сум тәшкил итә. Грантның максималь күләме бер проектка өч миллион сумнан арта алмый.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в