

Эх, былтыргы җәй сагындыра... Анда май башында ук көннәр җылы иде, ә быел апрель ае өченче ай дәвам иткән кебек... Июнь салкын, яңгырлы булды. Июль ничек булыр соң?
Июльнең беренче көне үк яңгырлы һәм салкынча булачак, төнлә термометр баганалары +8 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +19 җылы булмакчы. Июльдәге беренче ял көннәре көчле яшен белән тәмамланачак.
Июльнең беренче тулы эш атнасы шулай ук яшеннәр белән башланачак, әмма, тулаем алганда, җылы булачак - һава температурасы кайчак 25 градуска кадәр җитәчәк. Шулай да яңгырлар явачак.
Дүшәмбе көнне, 11 июльдә, салкынча (+16°) һәм яңгырлы булачак, әмма киләсе көннәрдә һава температурасы күтәреләчәк. 13-15 июльдә +28 градус, аяз һәм кояшлы көннәр торачак, һәм бөтенләй явым-төшем булмаячак! Дөрес, ялларда яңадан яңгыр явар һәм термометр баганалары яңадан түбән шуышачак.
19 июльдә башлап, яңгыр рәттән сигез көн явачак. Июльнең соңгы атнасы ярым җылы һәм ярым салкын булачак: һава температурасы әле 17 градуска кадәр төшәчәк, әле 24 градуска кадәр күтәреләчәк.
25 июль айның иң салкын көне: 14 градус җылы һәм яңгыр булачак. Чәршәмбе көнне, 27сендә, яңгырлы көннәр чиратлары өзелә, өч көн рәттән аяз, ләкин салкынча: һава температурасы 17 градус тирәсендә сакланачак. Соңгы яллар, 30-31 июльдә, җылырак (23°), ләкин яңадан яңгырлар да булачак.
Фото: b17.ru