

Башкортстанда төнлә кырау төшү көтелә, һава температурасы минус 2 градуска кадәр төшәчәк.
Башгидрометүзәк синоптиклары чәршәмбе, 29 июнь көнне, суыту һәм туфракта кырау төшү ихтималын фаразлый. Җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк, диелә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәрендә Башгидрометүзәк фаразына сылтама белән.
Якын көннәрдә уңайлы булмаган метеошартлар шулай ук Идел буе федераль округының башка төбәкләрендә дә көтелә.
Фото: www.neizvestniy-geniy.ru