+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
30 июнь 2022, 18:13

"Теләкләр җәе" балаларның хыялларын чынга ашыруны дәвам итә

Балаларның җәе күңелле үтсен!

"Теләкләр җәе" балаларның хыялларын чынга ашыруны дәвам итә"Теләкләр җәе" балаларның хыялларын чынга ашыруны дәвам итә
"Теләкләр җәе" балаларның хыялларын чынга ашыруны дәвам итә

Бүген "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге "Теләкләр җәе" проекты кысаларында вакытлыча яшәү пунктындагы балалар өчен бай мәдәни программа оештырды. Анда Стәрлетамактагы «Березка», Уфадагы «Связист» һәм «Зеленая роща» шифаханәләрендә яшәүче барлык балалар да чакырылган иде.
Көннең беренче яртысында балалар республика Милли музеенда булды. Балалар өчен экскурсия үткәрелде, алар Башкортстан халыкларының матди һәм рухи мәдәнияте һәйкәлләре белән танышты.
"Миңа барыннан да бигрәк археология залы ошады. Анда бизәнү әйберләре, төрле материаллардан савыт-саба, хәнҗәрләр, кылычлар, пычаклар күп иде", - диде Миша Колосков.

Шулай ук күңел ачу программасы кысаларында балалар Уфа планетариенда булды. Укучыларга йолдызлы күк йөзен, «Тайна падающих звёзд» мультфильмын һәм «Полёт фантазии» фильмын күрсәттеләр.
"Мин планетарийга хәйран калдым. Беренче тапкыр шундый урында булдым. Чын күк йөзе иде, хәтта аңа кул тидерәсе дә килә иде", - дип уртаклашты Назар Лукьянов.
Планетарийдан соң балаларны шәһәр буйлап экскурсиягә алып киттеләр һәм Уфаның берничә истәлекле урынын күрсәттеләр, шул исәптән Салават Юлаев һәйкәлен дә.
Исегезгә төшерәбез, бу балалар өчен күңел ачу чарасы республика Милли музее һәм Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ярдәмендә узды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас