+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
4 июль 2022, 18:57

Җилкәннәрегез җилдә нык булсын!

Сезнең катерлар вальсын күргәнегез бармы? Минем дә моңарчы күргәнем юк иде. Ә менә Кама өстендә берничә катер искитмәле итеп вальс бии башлагач, мондый күренештән хәтта тәннәр чымырдап китте.

Җилкәннәрегез җилдә нык булсын!Җилкәннәрегез җилдә нык булсын!
Җилкәннәрегез җилдә нык булсын!

Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне. Шушы дата чикләрендә Николо-Березовка бистәсендә катерлар һәм кече габаритлы суднолар парады үтте. Парадны "Белкамнефть" акционерлар җәмгыятенен пассажирлар йөртүче, 250 кеше сыйдырышлы "Ом-453" теплоходы җитәкләде. Штурвал артында - тәҗрибәле капитан-механик Альберт Якупов.

Аның артыннан Чайковский шәһәреннән килгән кунак - "Славутич" яхтасы һәм аның капитаны Виктор Коваленко урын алды. Арытаба - "Белкамнефть"нең "Костромич" катеры һәм аның капитан-наставнигы Олег Безденежных.

Алар артыннан "Адмиралтеец" катерында капитан Әдиб Низамов, аның артында дистәләрчә кече габаритлы катерлар тезелде.

Парадны елга хезмәте ветераны - 81 яшьлек Роберт Солтанов кабул итте. Роберт Сәлах улы гомер буе шушы эштә эшләгән һәм әле узган ел гына, 80 яшендә, эшеннән туктаган.


Кама елгасын тутырып үткән елга суднолары парады искиткеч ямьле килеп чыкты. Ә инде "Амур вальсы" яңгырап, катерлар "бии" башлагач, тамашачылар ах итте! Бу искиткеч матур һәм әкияти күренеш иде.


Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләрен тагы да бертапкыр һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга тыныч тормыш, сәламәтлек, җилләрдә җилкәннәрнең нык булуын телибез. Парадны оештыруга зур көч салган "Военторг" кибете хуҗасы, үзе дә кайчандыр елна училищесын тәмамлаган Альберт Хариповка рәхмәтебезне җиткерәбез.

Гөлнара Гыйлемханова.
Краснокама районы.

Автор фотосы.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас