+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Республика
7 Июля 2022, 11:50

Иглин районы ничек үсешәчәк?

Хөкүмәттә сүз шуның турында барды.

Иглин районы ничек үсешәчәк?Иглин районы ничек үсешәчәк?
Иглин районы ничек үсешәчәк?

7 июльдә республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова җитәкчелегендә Иглин районының 2024 елга кадәр социаль-икътисади үсеш буенча чаралар планын үтәү нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча киңәшмә узды.

- Асылда, Уфа шәһәренең шәһәр яны булган Иглин районы үсеше аңа икътисади һәм социаль процесслар белән тыгыз бәйләнгән, республика территорияләрен стратегик үстерү сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе, - дип билгеләде Лира Игътисамова.

Торак төзелеше, чистарту корылмалары җитмәү, актив хезмәт миграциясе, асфальтлауны яисә ремонтлау таләп ителә торган юлларның шактый озын булуы Иглин районының икътисадын һәм социаль өлкәсен үстерүдә билгеле бер катлаулылыклар тудыра, республика һәм урындагы хакимиятләр тарафыннан зур игътибар таләп итә.

Исегезгә төшерәбез, районның социаль-икътисади үсешенә максатлы ярдәм итү өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2021 елның 9 сентябрендәге 837-р санлы күрсәтмәсе белән Башкортстан Республикасының Иглин районын социаль-икътисади үстерү буенча 2024 елга кадәр чаралар планы расланды.
План чаралары салым һәм салым булмаган керемнәрне арттыруга, агросәнәгать комплексын, эшкуарлык һәм сәүдә, туризм, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, спорт тармакларын үстерүгә, торак-коммуналь инфраструктураны яхшыртуга, яшәү тирәлегенең хәвефсезлеген арттыруга юнәлтелгән.

Киңәшмә барышында чаралар планын төзүчеләр аны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Катнашучылар агымдагы хәлләр белән бәйле планның аерым пунктларын үтәмәү ихтималы һәм аларны бетерү чаралары турында фикер алышты.

Киңәшмәне тәмамлап, республика Премьер-министры урынбасары, Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова җаваплы башкаручыларга Башкортстан Республикасының Иглин районында социаль-икътисади үсеш буенча чаралар планын үтәү эшен активлаштыруны, аны актуальләштерү буенча тәкъдимнәр кертүне, республиканың Финанс министрлыгына агымдагы елның 9 аенда планны тормышка ашыру буенча хисап нәтиҗәләре буенча киләсе киңәшмә оештыруны йөкләде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас