+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
7 июль 2022, 11:42

Тагын 13 ел түз инде, ветеран...

95 яшьлек ветеран коточкыч шартларда яши. Ремонтны 2035 елга билгеләгәннәр.

Тагын 13 ел түз инде, ветеран...Тагын 13 ел түз инде, ветеран...
Тагын 13 ел түз инде, ветеран...

Николай Григорьевичка тиздән 95 яшь тула. Илдә үзгәртеп корулар булгач, ул Мәләвез урамындагы йортта яши башлый. Әмма биредә беренче көннәрдән үк проблемалар башланган - аз гына яңгыр явып үтсә дә, стеналарда таплар барлыкка килә.

Баштарак пенсионерның шикаятьләренә аңа обой рулоннары җибәргәннәр. 2010 елда стенадан су ага башлаган. Белгечләр сүзләренчә, стенада җөйләр ярылганлыктан, су өйгә кадәр керә башлаган.

Яңгыр яуган саен ветеран аста яшәгән күршеләренең фатирына су агыза, булып чыга... Капремонт 2035 елга билгеләнгән, аны беркем дә кичектерергә планлаштырмый.

Фото: ВКонтакте

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас