+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
21 июль 2022, 09:09

Архангельдә яңа туристик объект ачылды

Архангель районының гүзәл табигатен килеп күрегез!

Архангельдә яңа туристик объект ачылдыАрхангельдә яңа туристик объект ачылды
Архангельдә яңа туристик объект ачылды

Яңа туристик объект дәүләт ярдәме белән Архангель районының Абзан авылы янында Инҗәр елгасының матур ярында ачылды. Проектны гамәлгә ашыру бер елдан бераз гына күбрәк вакытны алды. Авторы - эшкуар Рафаэль Гыйззәтуллин.

- “Башей” - эшкуарлык башлангычын һәм дәүләт ярдәменең мөмкинлекләрен яклауның яхшы үрнәге. Проектта кемпинг һәм глэмпинг зоналары төзүне күздә тоткан инвестицияләр күләме якынча 20 миллион сум тәшкил итә. Объектның беренче чираты кыска вакытта кертелде: кемпинг беренче кунакларны кабул итте инде. Бөтен республика буенча шундый тагын берничә проектны озата барабыз, - дип билгеләде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Абзан шарлавыгы, төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле янәшәсендә локация ачу идеясе белән эшкуар Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать иткән. Белгечләр бизнес-проектны гамәлгә ашыру процессын дөрес оештырырга ярдәм иткән, консультация һәм методологик ярдәм күрсәтелә.

Проект шулай ук Архангель районы хакимиятендә "Эшкуарлык сәгате"ндә каралды һәм хупланган. Эшкуарга 3 гектар мәйданда җир кишәрлеге бирелгән, керү юлын төзүдә, инженерлык коммуникацияләрен тоташтыруда ярдәм күрсәтелгән, төзелеш техникасы белән булышканнар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас