Бүген, 24 июльдә, иртә белән Бөрҗән районыннан 10 яшьлек бала белән 37 яшьлек хатын һәлак булган. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, алар янгында калган.
Байназар авылындагы йортта янгын турындагы хәбәр 6:50 сәгатьтә кергән. Коткаручылар килгәч, шәхси йорт һәм каралтылар янганын күргән. Һәлак булганнарны янгынны сүндерү вакытында тапканнар. Тагын ике баланы район дәваханәсенә китергәннәр.
Хәзерге вакытта булган хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен урында оперативниклар эшли.
Фото: ufa.kp.ru