+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
24 июль 2022, 17:40

Үз-үзеңә ышану кирәк

"X-Waters Volga 2022" халыкара йөзү күпләрне түземлеккә сынады.

Үз-үзеңә ышану кирәкҮз-үзеңә ышану кирәк
Үз-үзеңә ышану кирәк

Бүген "X-Waters Volga 2022" халыкара йөзү сериясе кысаларында Идел аша 1, 3 һәм 5 километрга йөзүләр үткән. Быел анда Русия һәм чит ил спортчылары катнашкан - Русиянең 150 шәһәреннән, шулай ук башка дәүләтләрдән 1700дән артык кеше. 5 чакрым дистанцияне Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та уңышлы узды.

"Эмоцияләр көчле, бигрәк тә ахырга кадәр йөзеп узганнарда. Дистанция гади түгел, әлбәттә, су температурасы буенча төрле, һәм алмашынучан агым. Шулай булгач, җиңел булмады, өстәвенә, мин беренче тапкыр "X-WATERS"та катнаштым. Тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде, бу чарада меңнән артык кеше катнаша, бу - иң популяр су ярышларының берсе. Бу йөзү, әлбәттә, озакка истә калачак", - дип уртаклашты тәэсирләре белән Тулы вәкаләтле вәкил.

Игорь Комаров чараның уникальлеген билгеләп үтте: «Үткәрү урыны - дөньядагы иң эре елгаларның берсе, һәм йөзүне оештыру дәрәҗәсе - болар барысы да үзеңне тикшерү өчен бик яхшы мөмкинлек. Мин барысын да ярышларда катнашырга чакырам һәм киләсе елда тагын "X-WATERS" дистанциясенә чыгармын дип уйлыйм". Мондый йөзүдә уңышлы дебют ясау өчен, вәкаләтле вәкил фикеренчә, күнегүләр ясарга, үз-үзеңә ышанырга һәм максатка барырга кирәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас