+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
25 июль 2022, 12:39

Республикада газ үткәрү дәвам итә

Андрей Назаров 2025 елга кадәр бурычлар билгеләде.

Республикада газ үткәрү дәвам итәРеспубликада газ үткәрү дәвам итә
Республикада газ үткәрү дәвам итә

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәктә газ кертү барышы турында киңәшмә үткәрде, шул исәптән «Газпром газ бүлү» җәмгыяте балансына бюджет хисабына төзелгән газ белән тәэмин итү объектларын тапшыру механизмын гамәлгә ашыру турында да сүз булды.

Андрей Назаров ассызыклаганча, бүгенге көндә Башкортстанда 1,4 миллион йорт һәм 3 мең торак пунктта фатирларга газ кертелгән.

- Газ үткәрү дәрәҗәсе бездә 84,2 процент тәшкил итә. Газ кертү федераль программасы республикада 2006 елдан эшли башлады. 14 ел эчендә "Газпром" компаниясе инвестицияләр күләме 6,8 миллиард сумнан артып китте. 80 торак пунктка 31 авылара газүткәргеч төзелгән. Республиканы газ белән тәэмин итүне үстерү һәм газ кертү программасы кысаларында 2025 елга кадәр бүген бистәара һәм эчке газүткәргечләрне проектлау һәм төзү алып барыла. Бу 25 меңгә якын йорт биләмәсенә газ үткәрү мөмкинлеге бирәчәк. Төзелешне финанслауны газ үткәрү буенча бердәм оператор - «Газпром газификация» предприятиесе башкара. Эшләрнең гомум күләме якынча 16,5 миллиард сум тәшкил итә, - диде Андрей Назаров.

Премьер-министр дәүләт башлыгы Владимир Путин газ бүлү челтәрләрен газлаштырылган торак пунктларда гражданнардан түләү алмыйча гына йорт биләмәләре чикләренә җиткерергә кушты, дип искәртте.

- Хәзер газ үткәрүнең җыелма һәм гомум план-графигы формалашкан. Алар Бердәм газ үткәрү операторында килештерүдә тора. Әлеге планнар кысаларында тагын 31 меңнән артык йорт биләмәсенә газ кертү күздә тотыла, - дип билгеләде Андрей Назаров.

«Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыяте генеральный директоры Альберт Локманов хәбәр иткәнчә, хәзер масштаблы бурычлар 2021 елдан 2025 елга кадәр вакытка куелган.

- Башкортстан Республикасын газ белән тәэмин итүне һәм газ кертүне үстерү программасы бу чорда 975 километр озынлыктагы 71 авылара газүткәргеч төзүне, 952 километр озынлыктагы 163 йорт газүткәргече төзүне үз эченә ала; «Рус Юрмашы» газ бүлү станциясен, ГРСтан газ бүлү челтәрләрен, «Тужиловка» һәм «Инорс» газ бүлү пунктларын төзү, 12 ГРС реконструкцияләү, - дип билгеләде Альберт Локманов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас