+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
28 июль 2022, 06:13

Дәрьялар һаман корбан таләп итә...

ЮХХДИ хезмәткәрләре юлларда һәлак булганнар турындагы хәбәрләр белән тетрәндерсә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе дә шуңа охшаш хәбәрләр белән уртаклаша...

Дәрьялар һаман корбан таләп итә...Дәрьялар һаман корбан таләп итә...
Дәрьялар һаман корбан таләп итә...

Мәсәлән, кичә судан өч кешенең үле гәүдәсен алган алар...

Белорет районындагы Сосновка авылы янында Агыйдел елгасыннан 1997 елгы кызның гәүдәсен тапканнар. Урында яшәүче кызның үлеменең сәбәпләре билгеле түгел.

Шулай ук Октябрьскийдагы Ик-Күл күлдә шаһитлар судан 1967 елгы ир-егет гәүдәсен чыгарган. Аларның сүзләренә караганда, һәлак булучы исерек хәлдә коенган. Аның гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Суда тагын бер фаҗигале хәл Чишмә районының Дурас авылы янында булган. Ә Караидел елгасында 1979 елгы ир-егет батып үлгән.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, һәлак булучылар барысы да су коену өчен җиһазландырылмаган сулыкларда һәлак булган.

Фото: ufacitynews.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас