

29-30 июльдә Баймак районында “Башкорт аты” республика фестивале үтте. Беренче тапкыр үткән Русия дәрәҗәсендәге күләмле чараны оештыру башлангычы белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыкты. Шуңа да милли бәйрәм рухындагы фестивальнең максатлары күпкырлы булуы табигый. Атап әйткәндә, мәдәни һәм күңел ачу, спорт бәйгеләре белән генә чикләнеп калмыйча, чара программасында өстенлекле юнәлеш булып эшлекле бәйләнешләрне үстерү дә торды.
Фестиваль чараларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм төбәккә эш сәфәре белән килгән Калмык Республикасы Башлыгы Бату Хасиков катнашты.
Хәзерге чорда Башкортстанда төрле дәрәҗә хуҗалыкларда 122 мең баш ат асрала. Баймак районында, мәсәлән, 11500 ат исәпләнә, бу республикада атлар иң күп асралучы төбәкләрнең берсе.
Фестивальнең эшлекле программасы кысаларында Башкортстан һәм Русия күләмендә ике фәнни-гамәли конференция оештырылуы да “Башкорт” токымлы атларны саклап калу буенча киң эш җәелдерелү турында сөйли. Аларның тәүгесе “Башкорт токымлы атларны саклау һәм үрчетү” дип аталса, ил дәрәҗәсендәге конференция “Русия төбәкләрендә абориген атларны токымлы үстерү” дип исемләнде. Шушы уңайдан оештырылган “түгәрәк өстәл” форматындагы чараларда республиканың һәм Русиянең елкычылык тармагына кагылышлы җәмәгать оешмалары, башкарма власть органнары вәкилләре, елкычылык һәм тармакның токымчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре, шулай ук атлар үрчетү генетикасы һәм селекциясе галимнәре, гыйльми хезмәткәрләр катнашты. Фикер алышуларда сүз хәзерге шартларда Башкортстанның елкычылык тармагын селекция һәм технологик яктан тәэмин итү, шушы нигездә “Башкорт” атларының токым сыйфатларын яхшырту турында барды.
– Баймак төбәгендә оештырылган фестиваль – елкычылык тармагына бәйле мәдәни бәйләнешләрне, спортны үстерүне һәм кымыз җитештерүне арттыруны гына күздә тотмый. Без мәсьәләгә фәнни күзлектән карыйбыз. Урындагы атлар токымнарын үстерү зарурлыгы – көн кадагындагы мәсьәлә. Шүлгәнташ кыяларында сакланып калган борынгы атлар рәсемнәре дә раслый моны. Әлеге нәтиҗәләрдән чыгып, без республикада башкорт атларын өйрәнү буенча махсус фәнни-тикшеренү институты булдырырга планлаштырабыз, – диде Радий Фәрит улы.
Елкычылык тармагын үстерү аңа кагылышлы өлкәләргә, атап әйткәндә, ат ите һәм кымыз җитештерү, атларга камыт һәм йөгән ише әйберләр эшләүгә, тимерчелек эшенә бәйле һөнәрләргә дә йогынты ясаячак. Фестивальнең халык шөгыль-ләре күргәзмәсе белән танышу барышында Республика Башлыгы моңа янә бер тапкыр игътибарны юнәлтте. Шунысы үзенчәлекле, ат җигү өчен кирәк-яраклар эшләү хәзерге чорда да киң таралган икән, иң мөһиме – бу өлкәдә осталар да бихисап. Баймак районының Иске Эткол авылында яшәүче Рамил Әлмөхәммәтов – шуларның берсе. Ат сбруйлары ясый, аларны матур итеп бизи. Моннан тыш, ат җигү өчен кирәк-яраклар эшли, тарантас һәм бәләкәй чаналар җитештерү буенча да бай тәҗрибәсе бар. Бәйрәм кунаклары аның хезмәт җимешләрен күреп соклануын яшермәде, чынлап та, тарантас, мәсәлән, чын сәнгать әсәренә тиң, заманча бизәкләре дә балкып тора. Осталар конкурсына ат сбруйлары, атап әйткәндә, йөгәннәр алып килгән.
Учалы районының Бәләкәй Казаккол авылыннан Кәрим Мостафин туган төбәгендә генә түгел, тоташ Башкортстанда йөгәннәр эшләү остасы саналырга хаклы. Терлекчелек тармагында озак еллар хезмәт сала ул, күмәк хуҗалыкта сыер маллары да көткән, атлар да караган Кәрим Мөхәммәт улы. Буш вакытларында йөгән тегү, аларны бизәү белән 1987 елда ук шөгыльләнә башлый. Тәүдә, үзе әйтмешли, күңел өчен генә эшли, аннары инде йөгәннәрне махсус рәвештә заказ буенча тегүгә алына. Оста өчен хәзер бу шөгыль “бизнес” төсен алган. Әйткәндәй, Кәрим оста фестиваль вакытында гына да биш йөгәнен сатып, байтак акча эшләгән. Гомумән, Учалы якларында атлар өчен кирәк-ярак эшләүче осталар күп булып чыкты. Сәгыйть Фәхретдинов улы Мәүлетдин белән һөнәр осталары конкурсына ат җигү кирәк-яракларының 50 төрен алып килгән.
Атларга бәйле һөнәрләр хәзер авыллар белән генә чикләнмичә, шәһәрләрдә дә таралу ала. Мәсәлән, Уфаның “Кузнечная лавка” фирмасы да фестивальнең һөнәрмәннәр конкурсында катнашты. Уфа осталарының тимерче алачыгы халык игътибарын ерактан ук җәлеп итте. Аның эше белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Калмык Республикасы Башлыгы Бату Хасиков та танышты. Осталык дәресләрен тимерчеләр Рөстәм Сербаев белән Рөстәм Хәбиров бирде.
“Башкорт аты” фестивален рәсми ачу тантанасы, чын мәгънәсендә, моңарчы күрелмәгән матур бизәкләр белән балкыды, ул театрлаштырылган тамашадан башланды. Бәйрәм мәйданы гүя башкорт батырлары чорына алып кайтты, тамашачыларны Акбузат тарихы күренешләре җәлеп итте. Табигате белән горур бу атны күңеле белән саф, куркусыз йөрәкле җайдак кына буйсындырып, кулга ияләштерә ала. Мондый шәхес сыйфатында Урал батыр гәүдәләнә, үзенә якын сыйфатлары өчен аны нәкъ менә Акбузат сайлап ала да инде. Республиканың сәнгать осталары концерты да бәйрәмнең “Башкорт аты – милләт коты” дигән девизына тәңгәл килде. Милли спорт осталары – Дүртөйле районыннан Денис Ваһапов, “Юрматы” ыруы вәкиле Альберт Мостафин кебек башкорт батырлары чыгышлары бәйрәм рухын янә дә баетты. Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле, фестиваль кунагы, Калмык халык җырларын башкаручы Владимир Каруев башкару осталыклары белән тамашачылар сөюен яулады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның тәбрикләү мөрәҗәгатен халык алкышлар белән каршылады. Ул фестиваль кунаклары – Калмык Республикасы Башлыгы Бату Хасиковны, популяр телетапшыручылар алып баручысы, Русиянең Дәүләт думасы депутаты Тимофей Баженовны, Казахстан һәм Кыргызстан, Русиянең егермедән артык төбәгеннән Баймак җиренә килгән делегация вәкилләрен ихлас сәламләп, туганлык хисләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Җавап котлавында Калмык Республикасы җитәкчесе Бату Хасиков милли рухтагы мондый бәйрәмнәрнең халыкларны берләштерүен, тарихны, ил азатлыгы өчен иңгә-иң көрәшкән уртак батырларны искә төшерергә ярдәм итүен, республикаларның күп яктан охшашлыгын билгеләде. Шуңа да төбәкләрнең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеккә омтылуы табигый, дип исәпли Бату Хасиков. Бу юнәлештә яклар беренче адымнарны Калмык Республикасы Башлыгының Башкортстанга сәфәре барышында ук ясады. Атап әйткәндә, ике төбәк арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Калмык Республикасы Башлыгы Бату Хасиков кул куйдылар.
Дуслык билгесе рәвешендә, Бату Хасиков Радий Хәбировка калмык атына сертификат тапшырды. Үз чиратында, Башкортстан Башлыгы Калмык Республикасы җитәкчесенә башкорт токымлы ат бүләк итте.
Тимофей Баженовның чыгышы да шулай ук бик җылы булды. Милләтләр дуслыгы берләштергән республикалар Русия дәүләтчелегендә кунакчыллыкка матур үрнәк булып тора, дип билгеләде ул.
Фестиваль кысаларында эшлекле бәйләнешләрне үстерүгә зур игътибар бирелде. Атап әйткәндә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары продукциясе күргәзмәләре оештырылды, кымызчылар конкурсы үтте. Бу уңайдан чарада катнашучылар географиясе киңлеген дә билгеләү мөһим. Кымызчылар бәйгесендә, мәсәлән, 15 район вәкилләре үз продукциясен тәкъдим итте. Федоровка районының Салават Насыйров җитәкләгән “Ясаклы” хуҗалыгында 190 баш ат асрала, ул төбәктә бу тармакта иң эреләрдән санала. Җәмәгате Рима Таһир кызы җитәкчелегендә кымыз җитештерү җайга салынган. Баймак районының Каратал авылы кымызчылары Мәрзия һәм Йомагуҗа Хәсәновлар да бу өлкәдә бай тәҗрибә туплаган җитештерүчеләр санала. Хәзер инде биредә кымызчылар династиясе барлыкка килгән.
Фестиваль барышында кымызчыларның 16нчы республика конкурсы җиңүчеләре ачыкланды. Абруйлы бәйгедә Учалы районының “Юлдаш” җәмгыяте беренче урынны яулады. Икенче урын Әлшәй районыннан Айрат Ганиевның крестьян хуҗалыгына бирелде, өченче урынга Баймактан кымыз остасы Илнур Биктимеров хуҗалыгы чыкты.
Баймакта үткән “Башкорт аты” милли бәйрәменең иң матур бизәге буларак, әлбәттә, ат ярышларын һәм һөнәри бәйгеләрне атарга кирәк. Алар арасында “Атлар парады” аерым игътибарга лаек, ни өчен дигәндә, анда Башкортстан тарихында беренче тапкыр республикадан гына түгел, Русиянең егермедән артык төбәгеннән бер мең атлы җайдак катнашты. Милли бәйгеләрдән халыкта “Ылак”, “Аударыш”, “Мәргән укчы”, “Тай-тулак” һәм “Озын бәйге” ярышлары да зур кызыксыну тудырды. “Озын бәйге”нең үзенчәлеге шунда – анда 14 чакрымга 15 ат узышты. Беренче урын һәм фестивальнең төп бүләге – җиңел автомобиль Баймак районының билгеле ат үрчетүчесе Алмас Шөгеровка тапшырылды.
Фестиваль нәтиҗәләреннән күренүенчә, Баймакта да, төбәктә дә елкычылыкның киләчәге, һичшиксез, өметле булачак.
Фәнүр Гыйльманов.
Баймак районы.