+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
8 август 2022, 17:20

Мәскәү, көт безне!

Мәскәүдә Урыс география җәмгыяте фестивалендә башкорт мәдәнияте тәкъдим ителәчәк.

Мәскәү, көт безне!Мәскәү, көт безне!
Мәскәү, көт безне!

18-28 августта Мәскәүдә башкаланың «Зарядье» паркында Урыс география җәмгыяте фестивале узачак, аңа быел 5 ел тула. Аның төп темасы --"Г-Е-О-Г-Р-А-Ф-И-Я" шифры, анда һәр хәрефнең үз әһәмияте бар.

Урыс география җәмгыяте фестивале килүчеләрне Русия галимнәренең кызыклы ачышлары, җәмгыятьнең уңышлы экспедицияләре, кызыклы туристик маршрутлар, Русия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, хайваннарның сирәк төрләре белән таныштыруга юнәлтелгән.

Фестиваль программасына танылган галимнәр һәм сәяхәтчеләр лекцияләре, фотографлар һәм кинематографистлар белән иҗади очрашулар, интеллектуаль уеннар һәм викториналар, осталык дәресләре, документаль фильмнар күрсәтү кертелгән.

Русия халыкларының мәдәни байлыгына багышланган форумда илебезнең 50дән артык төбәге, шул исәптән Башкортстан Республикасы да, катнашачак.

Фестиваль көннәрендә башкала халкы һәм кунаклары башкорт халкының милли гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныша алачак. Традицион торак зонасы территориясендә башкорт тирмәсе урнашачак. Биредә шулай ук халык иҗаты осталарының эшләнмәләре - бизәкле тукымалар, паласлар, чигелгән сөлгеләр, милли бизәнү әйберләре һәм башкалар тәкъдим ителәчәк. Фестиваль кунакларын шулай ук "Сабантуй" спорт-уен программасы да көтә. Моннан тыш, теләүчеләр төрле осталык дәресләрендә дә катнаша ала.

26 августта, Урыс география җәмгыяте фестивале кысаларында, Мәскәү шәһәрендә Башкортстан Республикасы көне узачак. Бәйрәмне төбәкнең сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт бизәячәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас