+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
10 август 2022, 18:45

Башкортстан өчен тавыш бирәбез!

Башкортстан иң яхшы туристлык объектларының "Russian Traveler Awards-2022" Бөтенрусия конкурсында катнаша.

Башкортстан өчен тавыш бирәбез!
Башкортстан өчен тавыш бирәбез!

Безнең республика 12 номинациядән 7 номинациядә тәкъдим ителгән. Русия төбәкләре конкурска милли аш-су, экомаршрутлар, халык һөнәрләре һәм башка объектларны тәкъдим итте.

Конкурста җиңүчеләрне сайтта тавыш бирү билгеләячәк: https://awards.rtraveler.ru/nominations/, ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ә нәтиҗәләр ноябрьдә ясалачак.

Монысы мөһим: берничә тапкыр тавыш бирергә була, әмма моны тәүлегенә бер тапкырдан да ешрак эшләргә ярамый. Республикабыз өчен тавыш бирергә онытмагыз!

фото: npbashkiria.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: