+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
13 август 2022, 08:04

Батырлар һәм матурлар ярышты

Башкортстанда Физкультурачы көнен "Геройлар ярышы" белән каршы алдылар.

Батырлар һәм матурлар ярыштыБатырлар һәм матурлар ярышты
Батырлар һәм матурлар ярышты

"Геройлар ярышы"ның Бөтенрусия акциясе бүген Уфа янында берничә мең кешене җыйды. Ярышлар Бөтенрусия Физкультурачылар көненә һәм Баскетбол көненә туры китерелгән. Анда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең 108 командасы катнашты.

Уфадан 30 чакрым ераклыкта урнашкан «Патриот» паркында республиканың барлык муниципаль районнары, шулай ук барлык министрлыклар һәм ведомстволар командалары ярышты. Ярышлар уздыру өчен биредә Русиядә, мөгаен, иң яхшы каршылыклар полосасы төзелгән.

Спорт бәйрәме иртәнге күнегүләр белән башланып китте, аны фехтование буенча Олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина алып барды. Анда Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Паралимпия чемпионы Рима Баталова катнаштылар.

Бүгенге ярыш шулай ук Баскетбол көненә багышланган – бәйрәмгә 109 баскетбол командасы килде, аларны сәхнәдән танылган совет баскетболчысы Иван Ведешко котлады.

Максим Забелин үз чыгышында Башкортстанның соңгы вакытта чын-чынлап спорт республикасы булып китүен билгеләп үтте. Уфада күптән түгел Гимнастика үзәге ачылды, чиратта тагын берничә үзәк ачылуы көтелә.

Рима Баталова патриотик паркта җыелучыларны Физкультурачылар көне белән котлады.

Тантана парашют шоуы һәм тренерларны һәм спортчыларны дәүләт һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләү белән тәмамланды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас