+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Республика
13 Августа 2022, 06:30

Без – Карача-Елга! Ә Карача-Елга – ул без!

Кушнаренко районының иң борынгы авылларының берсендә бәйрәм узган.Тарихи архив битләрендә беренче тапкыр әле ХVII йөздә үк телгә алынган Карача-Елга авылы төрле чорны кичергән. Заманында биредә Русия чикләрен саклау максатында оештырылган Башкорт-мишәр казак гаскәр­ләренең югары чиндагы хәрбиләре, билгеле дин әһел­ләре яшәгән. Узган гасыр башындагы колхозлашу чорында “Күмәк” хуҗалы­гы оештырылып, соңрак ул Сверд­лов исемендәге миллионер колхоз булып илгә танылган.

Без – Карача-Елга! Ә Карача-Елга – ул без!Без – Карача-Елга! Ә Карача-Елга – ул без!
Без – Карача-Елга! Ә Карача-Елга – ул без!

Урта мәктәп, заманча клуб, участок дәваханәсе, җимеш бакчасы, дүрт фермасы, янгын депосы, республикада иң уңды­рыш­лылардан саналган туфраклы басулары, тегермәне, сигез буасы, ашханәсе, музее, калын урманы, мул сулы Карагали күле, атлар чумып чыгарлык Урам күле, тагын бик күп байлыклары булган аның. Барыбызга да билгеле бер чорда боларның күбесе югалган, әлбәттә. Көтү-көтү колхоз малларын кай тарафка куып алып китүләрен күреп-белеп торган авыл абзыйларының йөрәге әрнегән, билгеле. Халыкның кү­ңеле төшкән. Ә бу – бик аянычлы хәл, чөнки ул башка күңел­сезлекләргә дә китерә.

Ә шулай да, башлыча, зыялы, үҗәт, үткер халык моның белән килешергә теләми. Акрынлап үз эшләрен ача башлый, авылда эшкуарлар барлыкка килә. Колхоз чорыннан калган, соңгы елларда сүнеп барган ферма тер­гезелә, бер-бер артлы кибет­ләр ачыла, корыган чишмәләр күзлә­рен ача, ерылган буалар буыла, авылның бер очын икенчесе белән бәйләп торган, әмма озак еллар хәвеф тудырган зур буа да тәртипкә китерелә, авыл зираты төзекләндерелә.
Шунда бер төркем актив авыл­­дашлар җәйге бер матур көндә бөтен якташларны җыеп, бәйрәм үткәрергә була. Моннан өч ел элек узган “Саумысыз, авыл­дашлар!” бәйрәменнән соң биредә, чыннан да, күпләрнең рухы күтәрелә. Шуннан соң авылда матур гамәлләр арта – әллә күпме күңелле мәдәни чаралар, спорт ярышлары, өмәләр үткә­релә.

Шул дулкында быел да Карача-Елгада “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме узды.
– Быелгы бәйрәмгә тагын да зуррак әзерлек белән килдек, – ди бу хакта авыл хакимияте башлыгы Марс Тимерханов. – Төзек­ләндерү эшләре, юлсыз урамга юл салу, чүплекне тәртипкә китерү, суүткәргечләрне ремонтлау һәм башка шундый эшләрне авыл хакимияте үз өстенә алды. Ә старостабыз Эльвира Фәрә­хетдинова һәм бер төркем актив авылдашлар бәйрәмне оештыру эшләренә кереште.

Чыннан да, бәйрәм көнне авыл тагын да матурланып, яшә­реп киткән кебек иде. Моны кунак булып килгән район Советы рәи­се Айвар Таңгатаров та билгеләп үтте.
– Соңгы чорда Карача-Елгада бик матур эшләр башкарыла, яңа хакимият башлыгыннан да уңды халык, – дип билгеләде ул.
Яландагы бәйрәмне дә хакимият башлыгы башлады. Ул авылдашларга, килгән кунакларга биредәге соңгы яңалыкларны җиткерде, читтән кайтучыларга рәхмәт әйтеп, тагын чакырып калды.

Өч ел элек узган бәйрәмдә, башлыча, әлеге вакытта авылда яшәүчеләр данланды – ветераннарга, әлеге хезмәт алдынгыларына мактаулар яңгырады. Быел да аларга зур хөрмәт күрсәтелде. Тагын “Карача-Елга авылына күрсәткән хезмәтләре, ил алдында авыл данын күтәргән гамәл­ләре өчен Рәхмәт хаты” булдырылды, һәм ул авыл хакимияте­нең иң югары бүләге буларак бил­геләнде.
Әлеге рәхмәт хатлары Татар­станның Яр Чаллы шәһәре Ветераннар советы рәисе, озак еллар Русия Федерациясенең Югары советы депутаты булган Зөһ­рә Сәетовага, Башкортстанның мәга­риф отличнигы, рәссам Та­һир Сәетовка, Тарифлар буенча дәү­ләт комитетының Торак-коммуналь һәм социаль түләүләр бү­леге баш белгеч-эксперты Физа Сафинага, Гафури районы­ның “Сатурн” авыл хуҗалыгы предприятиесе рәисе, Башкорт­станның атказанган авыл хуҗа­лыгы хез­мәткәре Руфина Рәхмә­туллинага, менә инде 17 ел район­ның “Авангард”, “Яңа көн” гәзитләре коллективын җитәк­ләүче Фәнгия Низаевага, авыл старостасы Эльвира Фәрәхетди­новага һәм “Кызыл таң” гәзите­нең яңалыклар бүлеге мөдире Резида Вәлитовага тапшырылды. Ә авылдагы матур башлангычларны җиренә җитке­реп башкарырга һәрвакыт әзер Фәнүс Фәсхетдинов район хакимияте һәм урманчылык хуҗалы­гы бүләкләренә лаек булды. Илле ел бер җан булып яшәүче матур пар Зөлфизә һәм Зәки Якуповларны алтын туйлары белән котлап бүләк тапшырылды.
Бүләкләүләр тәмамлангач, танылган эстрада йолдызлары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның шоу программасы башланды. Бәйрәм кызганнан-кыза барды, ул урман алдындагы киң мәйдан­га таралды. Ә анда ниләр генә юк! Берсеннән-берсе кызыклы фотозоналар, берьюлы алты казанда пешерелгән сый-нигъмәт­ләр, хуш исле үлән чәе, уеннар... Гасырлардан калган көрәш, колгага менү, капчык киеп, йомырка салынган кашык кабып йөгерүләр дисеңме! Монда инде таңнан килеп казаннар да асып, инде озак еллар сабантуй уеннарын алып баруны да үз өстенә алган Рим Исхаков идарә итә. Көрәшче егетләрне Ришат Галиев мәй­данга чыгара.

Иң күңеллесе – мәйдандагы халыкның барысы да бер сулышта булуы. Кочаклашып күре­шүләр, сабакташлар белән түгәрәккә җыелып сөйләшүләр, күптән күрешмәгән авылдаш­ларның күз яшьләре аша елмаешып кочаклашулары, хатирәләр, җыр-моң, дәртле биюләр...
Башкала артистларын озаткач, сәхнәгә авыл үзешчәннәре менде. Микрофонны Зөлфия Бикташева, Зәбирә Бикмурзина, Әлфия Усаинова алды. Шулай ук 49 ел элек авылга килеп төпләнгән Кадыйровлар гаиләсе турында аның хуҗабикәсе Лира апа мавыктыргыч итеп сөйләде.

Шушы фәһемле, күңелле чараны оештыручыларны туплаган авыл старостасын казаннар янында барып таптык. Чуклы күлмәген киеп сәхнә янында басып торса да була инде, югыйсә, әмма ул бу көнне бәйрәм күр­мә­де булса кирәк. Хәтта авыл ха­кимиятенең югары бүләгенә ия булуын да кыенсынып кына кабул итте.
– Бу бәйрәмне оештыру җиңел димәс идем, – ди Эльвира Мәсгуть кызы. – Әмма авылдашларны җыеп күңел ачасы, шушы мәйданда киңәш корып, игелекле гамәлләрне арттырасы килде. Бу эштә авыл хакимияте башлыгы Марс Флүр улына таяндык, билгеле. Шулай да матди чыгымнарны капларга авылдашлар ярдәме дә кирәк иде. Башкаладан артистларны чакыртып кайтарган Алина һәм Илһам Гыйлемхановлар гаиләсенә бик зур рәхмәт.
Бәйрәмне оештыру идеясен­нән алып, финанс ярдәме салып, аны үткәреп, шушы мәйданны җыештырып кайтып китүче актив төркемне дә атамый булдыра алмыйм: алар – Резида һәм Дим Мортазиннар, Гөлфия һәм Илфат Сәетовлар, Ирина һәм Рамил Вәлитовлар, Эльвира һәм Илшат Арслановлар, Таңсылу белән Илшат Төхбә­туллиннар. Гаи­ләмә таянам, ирем Ирек, кызларым Дилә бе­лән Дилбәр, кияү­ләрем дә матди дә, рухи да яр­дәм күрсәттеләр. Руфина апа Рәхмәтуллина, Резида һәм Рә­фис Сәетовлар, Рәзинә һәи Инфар Сәетовлар һәм башкалар да үз өлешләрен кертте. Иң мө­һиме – авылдашлар читләрдән кайтты, ә биредә яшәүчеләр бәйрәмне дәррәү күтәреп алды. Киләсе елга да оештыруны сорыйлар. Карарбыз инде, бәйрәм узгач, нинди рәхмәтләр ишетелер...

Туй үпкәсез булмый, дисәләр дә, бу бәйрәмгә үпкә белдерү­че­нең теленә тилчә чыгар, бил­ләһи! Шуңа да алдагы елда да мәйдан җыелыр, аңа кадәр әллә күпме матур гамәлләр кылыныр, чөнки без бит – Карача-Елга, ә Карача-Елга ул – без!
Резида ФӘРИТОВА.

Без – Карача-Елга! Ә Карача-Елга – ул без!
Без – Карача-Елга! Ә Карача-Елга – ул без!
Без – Карача-Елга! Ә Карача-Елга – ул без!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас