+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
14 август 2022, 12:58

“Ирешелгән темпларны киметмәү мөһим!”

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төзелеш тармагы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады.

“Ирешелгән темпларны киметмәү мөһим!”
“Ирешелгән темпларны киметмәү мөһим!”

“Без тагын авария хәлендәге 45 йортта яшәүчеләрне күчердек, алар яңа фатир ачкычларын алды. Аскын районы үзәгендә Радужная 10, 12 һәм Родниковая 7 адреслары буенча 2019-23 елларга Авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү адреслы программасы кысаларында ачкычлар тапшырылды.

Бу 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган күпфатирлы 5 йортта яшәүчеләр. Аларны урнаштыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 28 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Барлыгы гамәлдәге программалар кысаларында Башкортстанда быел авария хәлендәге 40 мең квадрат метрдан артык мәйданлы торак фондыннан 2797 кешене күчерү планлаштырыла.

Болар барысы да төзүчеләрдән башка мөмкин булмас иде, бүген без аларны профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан хөрмәтлибез! Бу өлкәгә мин шулай ук күп еллар бирдем һәм шәхси тәҗрибәдә бөтен җаваплылыкны аңлыйм, сыйфатлы инфраструктура формалаштыру өчен очрашырга туры килгән эш һәм кыенлыклар нечкәлекләрен беләм. Безнең республиканың бу тармакта илебездә алдынгы урыннарны алып баруы минем өчен аеруча мөһим.

Быел беренче яртыеллыкта республикада 1,49 миллион квадрат метр торак, ягъни 19 мең фатир тапшырылган, бу узган елның гыйнвар-июнь айларындагы күрсәткечтән 10 процентка артык. Мондый нәтиҗәләр безгә Русиянең иң яхшы 7 субъекты исемлегенә керергә мөмкинлек бирде, ә 2021 ел нәтиҗәләре буенча Уфа сафка кертелгән торак күләме буенча Идел буе федераль округында лидер булды һәм Русиянең топ-10лыгына керде. Безнең төзүчеләр миллионнан артык "квадрат" төзи алды. Быел ирешелгән темпларны киметмәү мөһим.

Федераль дәрәҗәдә безнең уңышларыбызны билгеләп үтәләр һәм безне актив хуплыйлар. "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында, 2025 елга, юл челтәре, социаль объектлар, төзекләндерү һәм транспорт белән файдалану мөмкинлеге булган инфраструктуралы 8 миллион квадрат метр торак төзү өчен, республикага акча бүленгән.

2023 ел ахырына кадәр алданган өлешчеләр проблемасын да тулысынча хәл итәргә исәп тотабыз - әле республикада алар 3,5 меңнән артык. 80 объектның 39ы төзелеп беткән, ә 38е буенча компенсация түләнәчәк. Башкалар буенча да эш бара. Мин бик шат, тиздән бу проблема тулысынча чишеләчәк.

Республика инвестпрограммасы буенча 2024 елга кадәр 280 объект төзү планлаштырыла, аның бәясе якынча 76 миллиард сум. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Уфага нигез салынуның 450 еллыгына төзеләчәк 16 объектның исемлеген раслады.

Безгә тагын бик күп нәрсәләр эшлисе бар әле - Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү бара, шулай ук республика районнарында кайбер инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру да күз уңында тотыла.

Башкортстанда төзелеш тармагы тотрыклы, һәм ул үсә. Төзелеш бүген икътисад үсешенең драйверы булып тора, чөнки берьюлы берничә төп бурычны хәл итүне стимуллаштыра: яшәү уңайлылыгын һәм сыйфатын арттыру, эш урыннары булдыру, инновацион транспорт һәм логистик чишелешләрне кертү, төзелеш материалларын җитештерүдән алып интеллектуаль һәм санлы технологияләр булдыруга кадәр.

Төзелеш тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Сезгә намуслы һәм җаваплы һөнәрегез, меңләгән гаиләгә бүләк иткән шатлык өчен рәхмәт! Сәламәтлек һәм иминлек сезгә!” – дип язган ул социаль челтәрләрдә.

“Ирешелгән темпларны киметмәү мөһим!”
“Ирешелгән темпларны киметмәү мөһим!”
“Ирешелгән темпларны киметмәү мөһим!”
“Ирешелгән темпларны киметмәү мөһим!”
“Ирешелгән темпларны киметмәү мөһим!”
“Ирешелгән темпларны киметмәү мөһим!”
“Ирешелгән темпларны киметмәү мөһим!”
“Ирешелгән темпларны киметмәү мөһим!”
“Ирешелгән темпларны киметмәү мөһим!”
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: