+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
22 август 2022, 16:46

Янгыннардан сакланыйк!

Бу җәһәттән 23 августтан 5 сентябрьгә кадәр чикләүләр кертелә.

Янгыннардан сакланыйк!Янгыннардан сакланыйк!
Янгыннардан сакланыйк!

"Башкортстанда гадәттән тыш югары класслы янгын куркынычы саклана. Август - эссе, сентябрьнең беренче декадасы да шундый булачак, дип кисәтә "Авиалесохрана". Бәла-казаларга юл куймас өчен республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы 23 августтан 5 сентябрьгә кадәр урманда булуга һәм анда транспорт белән керүгә чикләүләр кертә.

Бу кагыйдәләр туристларга һәм аучыларга да кагыла! Урманнарны арендалау һәм урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе нигезендә саклау, яклау, яңадан тергезү бурычлары йөкләнгән юридик берәмлекләр урманнарда чикләүләрсез булырга мөмкин.

Янгынга каршы махсус режим шартларында урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен штраф каралган. Аерым кешеләр өчен - 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфалы кешеләр өчен - 60тан 90 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен - 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр.

Әгәр дә сез урманда янгын күрсәгез, кичекмәстән шалтыратыгыз:
- 8-347-218-14-14 телефоны буенча Урман хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе дужур төбәк диспетчерлык хезмәтенә;
- бердәм федераль номер буенча: 8-800-100-94-00.

Шунысы мөһим: әгәр вәзгыять начарайган очракта, чикләүләр режимын озайтырга мөмкин", - дип язган социаль челтәрләрдә Республика белән идарә итү үзәге.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас