

- Авыл туризмы - туризм индустриясенең аерым секторы. Ул туристларны авылда яшәү рәвешенә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итүне күздә тота. Аларга урындагы гореф-гадәтләр, мәдәният, территориянең милли колориты белән танышырга мөмкинлек бирә. Монда безнең республиканың потенциалы зур. Башкортстанда, матур табигатьтән һәм үзенчәлекле авыл территорияләреннән тыш, сыйфатлы һәм экологик чиста продукция җитештерә торган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре дә бар. Туристларны җәлеп итү нокталарын формалаштырганда нәкъ менә аларга йөз тотарга кирәк. Мондый проектларны гамәлгә ашыру эчке туризмны үстерергә мөмкинлек бирәчәк, санкцияләр шартларында республиканы Русиянең башка төбәкләреннән яңа туристлар килүе белән тәэмин итәчәк, шулай ук яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк, - диде Андрей Назаров.
Башкортстан Хөкүмәте Вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республикада авыл туризмы үсеше турында җентекләп сөйләде. Башкортстанда авыл хуҗалыгының традицион тармакларына һәм милли колоритка нигезләнгән агротуризмны үстерү проектларын гамәлгә ашыруның уңышлы тәҗрибәсе бар, дип билгеләп үтте ул. Нигездә, фермерлар агротуризм үсешенә федераль һәм төбәк программалары буенча грантлар откан проектлар ярдәмендә этәргеч алды.
Мисал итеп, ул Меләвез районының «Башкирская коза» һәм Гафури районынып «Искиткеч страус» экофермалары эшенең тәҗрибәсен китерде. Ике ферма да «Агротуризм»ны актив үстерә һәм төбәктә, аннан читтә дә популярлаштыра, шул ук вакытта хуҗалыклар «Яңа эш башлаучы фермер» грантына ия була. Иглин фермеры Хәсән Идиятуллинның «Уралдагы ранчо" проекты республика өчен традицион тармак - ат үрчетүгә нигезләнгән. Фермер хуҗалыгы башкорт токымлы атларны үрчетү һәм сату өлкәсендә лидер булып тора. Фермага 5 елдан артык даими рәвештә экскурсияләр оештырыла. Фермер әле 2013 елда ук «Гаилә фермасы» грантына ия булды.
Быел республика проектлары «Агротуризм» федераль грантына конкурста катнашты. Дәүләт ярдәменә бөтен Русиядән иң яхшы 51 проект авторлары лаек булды. Башкортстан Республикасыннан Әбҗәлил ат заводы проекты Гомумрусия рейтингында дүртенче булды һәм 7,5 миллион сум күләмендә грант отты. Ул төбәкнең традицион тармагы – елкычылык, кымыз ясау, иппотерапия белән бергә авыл туризмын үстерүгә нигезләнә.
Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, Күгәрчен районында «Дикий мед» агротуристик үзәген булдыру проекты, шулай ук Туймазы районыннан Рөстәм Хәйретдинов һәм Бишбүләктән Юрий Митрофанов базасында экофермалар яхшы перспективаларга ия.