+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
26 август 2022, 07:35

Башкортстан сигезенче урында

Башкортстан Русия Федерациясе субъектлары арасында хезмәт шартларына карата махсус бәяләмә үткәрелгән эш урыннары саны буенча сигезенче урынны алды.

Идел буе федераль округында бу күрсәткеч буенча Башкортстан икенче урында тора. Башкортстан шулай ук ел саен республика компанияләре кисәтү чараларын финанслауга юнәлтелгән средстволар күләме буенча беренче унлыкка керә.

- Производствода хезмәт хәвефсезлеген саклауның роле бәяләп бетергесез, һәм эш бирүчеләр моны яхшы аңлый. Былтыр республика предприятиеләре кисәтү чараларын финанслауга 462 млн. сум акча тотынган, бу, 2020 елдагыга караганда, 14 млн. сумга күбрәк. Моннан тыш, быел Башкортстан Русия Хезмәт министрлыгының «Русия Федерациясендә хезмәтне саклау өлкәсендә һөнәри рисклар белән идарә итүне һәм бәяләүне камилләштерү» пилот проектында тулы хокуклы (дүрт төбәк белән беррәттән) катнаша.

Республика проектына 10 меңнән артык эш урыны булган төрле икътисади эшчәнлек төрләрендәге 9 оешма керде. Проект кысаларында тормышка ашырыла торган чаралар эштә травматизмны һәм һөнәри авырулар дәрәҗәсен киметүгә, җитештерү культурасын күтәрүгә, эш бирүчеләргә финанс йөкләнешен оптимальләштерүгә ярдәм итәчәк.

Башкортстан сигезенче урында
Башкортстан сигезенче урында
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас