

Чара кунакларын Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Илдар Бикбаев сәламләде.
"Башкортстан әлеге дәрәҗәле форумда даими катнаша, бу — мөһим казаныш, чөнки республикада туризмны үстерү өчен мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Илдар Бикбаев. - Урыс география җәмгыятенә Башкортстанны тәкъдим итү мөмкинлеге, мәдәни диалог өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Әлеге проект белән алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлек ил эчендә туризмның чәчәк атуына китерәчәк".
Фестивальдә «Сабантуй» спорт-уен программасы, мавыктыргыч мастер-класслар, Башкортстанның туристик потенциалын тәкъдир итү, туризм буенча лекцияләр оештырылды. Кинозалда тамашачыларга башкорт кинорежиссеры Айнур Әскаровның «Таганок отряды» һәм «Валериан Альбанов — Франц-Иосиф җирләренә» фильмнарын күрсәттеләр.
— Бүген Мәскәү үзәгендә, Кызыл мәйдан белән янәшә, без төбәгебезне тәкъдир итәбез, Башкортстан Республикасының бай мәдәни мирасын күрсәтәбез. «Зарядье» паркының төп сәхнәсендә көн дәвамында башкорт артистлары чыгыш ясый, ә башкорт тирмәсе урнаштырылган этноихата янында бүген бик күп кунаклар һәм осталар үз сәнгатен тәкъдим итә, — диде мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Башкалабызда яшәүче якташларыбыз, мәскәүлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен Башкортстан сәнгать осталарының зур бәйрәм программасы иң зур бүләк булачак.
Фото: башинформ