Авыл халкы илнең төрле төбәкләрендә яшәүче, хезмәт салучы якташлары, данлы шәхесләр белән очрашты, кунаклар кабул итте. Кичәне Әхкәметдин Зиннәт улының оныклары – Казанда яшәп иҗат итүче эстрада артисты һәм композитор, күп тапкырлар “Болгар премиясе”, “Яңа татар җыры”, Ваһапов фестивале лауреаты Морат Гайсин, Башкортстан Республикасының халык артисты Гөлшат Гайсина, Наҗытамак авылы кызы, шагыйрә Фәния Габидуллина, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов, Дүртөйле районы һәвәскәрләре чыгышы бизәде. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Дүртөйле бүлекчәсе һәм “Әллүки” халык фольклор ансамбленең җырлары да көчле алкышларга күмелде.
Наҗытамаклыларны олы бәйрәм белән котларга Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Русия Федерациясе Үзәк банкының Урал баш идарәсе җитәкчесе Рөстәм Мәрданов та килгәннәр иде.
Бәйрәмгә җыелучылар, урамнарны тутырып, авылны буйлады, ә Наҗытамакның кунакчыл, ачык йөзле яше-карты аларны ихата һәм йорт алларында табын корып каршылады. Авыл талантлары берсеннән-берсе моңлы һәм дәртле җыр-биюләрен дә, бик күркәм итеп төзекләндерелгән кое суыннан хуш исле чәен дә әзерләгән иде.
Бәйрәм бер тында узды. Бу көнне авыл гармун моңына, күңелле авазларга күмелде. Чара ахырында барча халык, җыелышып зиратка барып, әрвахлар рухына дога кылды.
Чара һәркемнең күңелендә якты хис-тәэссоратлар гына калдыргандыр. Ул туган төбәккә кайту, аның тарихын искә төшерү, алдагы язмышы хакында уйлану, туганнар, дуслар белән очрашу өчен дә менә дигән сәбәп булды. Тату, бердәм халык гомер кичергән авылның киләчәге дә күркәм булыр, иншаллаһ!
Светлана Васикова,
шагыйрә.
Дүртөйле районы.
Фото: С.Васикова.