+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
29 август 2022, 16:59

Юлларны танымый да торырбыз әле!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республика автоюлларын төзү һәм ремонтлау буенча планнар турында фикер алыштылар.

Юлларны танымый да торырбыз әле!Юлларны танымый да торырбыз әле!
Юлларны танымый да торырбыз әле!

Төбәкнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр иткәнчә, 2022 елда бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 43,5 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Бу акчаларга 75 километр трасса төзергә һәм реконструкцияләргә, 900 километрдан артык юл төзекләндерергә, шулай ук гомум озынлыгы 1 388 метр булган 25 күперне норматив хәлгә китерергә планлаштыралар.

– Республиканың иң зур инфраструктура объекты - Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү графиктан алда бара. Аны 2023 ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте Александр Булушев. – Моннан тыш, юлчылар тагын бер масштаблы объектны – Бөре – Тастүбә – Сатка трассасын төзү буенча эшләрнең 80 проценттан артыгын үтәделәр.

Автоюлларны модернизацияләү кысаларында төзүчеләр шулай ук торак пунктларга керү юлларын, транспорт чишелешләрен, дача юлларын һәм яктырту системаларын ремонтлыйлар. Шулай, атна ахырына кадәр Р-240 трассасында Уфадан Стәрлетамакка кадәрге участокта юл яктыртуны сафка кертергә планлаштыралар.

2024 елда билгеләп үтеләчәк Уфаның 450 еллыгына әзерлек кысаларында шактый күләмле юл эшләре башкарылды. Төзүчеләр Салават Юлаев проспектында, Менделеев, Кәрим Хәкимов, Суворов, Чакмагыш, Кемерово, Сельско-
Богородская, Әнгам Атнабаев урамнарында ремонт эшләрен графиктан алда төгәлләделәр.

- Тулаем алганда, без зур күләмле эш башкарабыз. Шул ук вакытта аларның сыйфатында экономияләргә ярамый, – диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, киләсе елда районнарга юллар өчен акча бүлеп бирү тәҗрибәсен дәвам итәчәкбез. Бу да бик мөһим юнәлеш.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас