-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
31 август 2022, 14:46

Бәләбәйдә юл буе сервисы төзеләчәк

Биредә яңа 6 эш урыны булачак.

Бәләбәйдә юл буе сервисы төзеләчәк
Бәләбәйдә юл буе сервисы төзеләчәк

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Бәләбәй районы һәм шәһәре буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре район хакимияте белән берлектә юл буе сервисы объектын булдыру проектын гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк.

- "Эшкуарлык сәгате"ндә безнең хезмәткәрләргә эшкуар мөрәҗәгать итте. Ул Бәләбәй районында туризмны үстерергә һәм Чегәнле авылында юл буе сервисының яңа объектын булдырырга карар кылды. Бу кибет һәм кафе булыр дип планлаштырыла, - дип сөйләде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Гыйззәтуллин.

Инвестицияләрнең планлаштырылган күләме - 3 миллион сум. Яңа объектны файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә 6 кеше эшкә урнаштырылачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: