"Башстат" белгечләре республика халкының көтелгән гомер озынлыгы буенча мәгълүматларны ачты.
Башкортстанда гомер озынлыгы күрсәткече кими. 2019 елда ул 72,64 яшькә җиткән булса, 2020 елда - 70,36 яшькә, ә үткән елда 69,49 яшькә кадәр төшкән. Нәтиҗәдә, төбәктә көтелгән гомер озынлыгы 3,15 елга кимеде. Билгеләп үтелгәнчә, республикада гомер озынлыгы шәһәрләрдә авыл җирлегенә караганда югарырак - шул нисбәттә 70,24 һәм 68,04.
Моннан тыш, Башкортстанда, тулаем Русиядәге кебек үк, ир-егетләр һәм хатын-кызларның гомер озынлыгы арасында зур аерма теркәлә. Республикада мондый аерма 9,34 ел тәшкил итә. Рәсми мәгълүмат буенча, былтыр хатын-кызларның уртача фаразланган яше 74,19 булса, ир-егетләрнеке 64,85 яшь тәшкил иткән.
Фото: ok.ru