- 1 сентябрьдә «Ашкадар» радиосы яңа сезон ача. «Көзнең беренче көнендә эфир “Урал батыр” дигән башкорт эпосыннан өзек укып ачылачак. Яңа сезонда безнең тыңлаучылар эпосны танылган актер, Русия һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хөрмәтулла Үтәшев башкаруында һәр көнне 6.00 һәм 18.00 сәгатьтә тыңлый алачак. Киләсе елларның берсе Башкортстанда «Урал батыр» эпосы елы" дип игълан ителер дип өметләнәбез. Безнең уникаль әсәрне тирәнрәк өйрәнү һәм пропагандалау өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, - диде бу җәһәттән "Ашкадар" радиосы баш мөхәррире Гәүһәр Батталова.