+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
5 сентябрь 2022, 20:54

Туризмны үстерүчеләргә игътибар арта

Бүген Башкортстан Хөкүмәте утырышында Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә туристлык индустриясен үстерүгә субсидияләр бирү турындагы мәсьәләне карадылар.

Туризмны үстерүчеләргә игътибар арта
Туризмны үстерүчеләргә игътибар арта

Андрей Назаров ассызыклаганча, республика Хөкүмәте туризмны үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Туристлык объектларына юллар төзелә һәм ремонтлана, навигация инфраструктурасы, туристларның популяр ял итү урыннары территорияләре төзекләндерелә, шулай ук республика буенча тематик фестивальләр оештырыла.

Узган елда Русия Президенты кушуы буенча «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты старт алды. Акчаларның күп өлеше инфраструктураны яңартуга каралган. 10 августта Башкортстанда 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясе расланды.

- Стратегия республикада эчке һәм тышкы туризмны комплекслы үстерүгә юнәлтелгән. Төп бурыч - сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле туристик продукт булдыру һәм үстерү өчен шартлар тудыру. Быел Башкортстан федераль ярдәм буенча лидер төбәкләрнең берсенә әверелде. Без "Ростуризм"нан 336 миллион сум алачакбыз. Киләсе елга планнарда - яңа туристик маршрутлар эшләү, сулыклар һәм пляжлар янында ял итү зоналарын төзекләндерү, кемпинглар төзү, яңа инфоүзәкләр һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган туристлар өчен кирәкле шартлар булдыру, - диде Андрей Назаров.

Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов хәбәр иткәнчә, министрлык быел Башкортстан бюджетыннан туризм индустриясен булдыру һәм үстерү белән бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә субсидияләр бирү тәртибен эшләгән. Ул билгеләп үткәнчә, фаразлауларга караганда, әлеге чараны гамәлгә ашыру шәхси инвестицияләрне 100 миллион сумнан да ким булмаган күләмдә җәлеп итәргә, 126 яңа эш урыны булдырырга, киләсе елда республика бюджетына 45 миллион сумнан да ким булмаган салым кертемнәрен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: