+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
6 сентябрь 2022, 09:57

Әбҗәлил көннән-көн күркәмләнә

Тиздән район үзәгендә “Курай” мәдәният һәм ял паркы да файдалануга тапшырылачак.

Әбҗәлил көннән-көн күркәмләнә
Әбҗәлил көннән-көн күркәмләнә
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районына эш сәфәрендә булып, сәнәгать предприятиеләрен һәм туризм-ял объектларын карады.

Аскар авылында төбәк җитәкчесе “Курай” мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү барышы белән танышты. Иҗтимагый киңлекне “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында төзиләр.
– Паркның дизайн-проекты республиканың милли стилендә башкарылган. Парк зонасы курай чәчәге рәвешендә бизәлде. Ул ял итү һәм мәдәни чаралар уздыру мәйданчыгы булырга тиеш, – диде Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков.
Төзүчеләр паркны яңартуның беренче этабын башкарган. 2023 елда эшне төгәлләргә ниятлиләр.
Арытаба Башкортстан Башлыгы “Әбҗәлил урманы” җәмгыятенең җитештерү мәйданчыгында булды. Предприятие 2007 елдан агач әзерләү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә, төрле агач әйберләр һәм күмер эшли. Предприятие – Әбҗәлил районының иң зур арендаторларының берсе. Анда 45 кеше эшли.
Радий Хәбиров коллективка эшләрендә уңышлар теләде һәм аларның республика урман фондына сакчыл карашын билгеләп үтте.
Аскар авылы янында төбәк Башлыгы “Уралбатыр” күңел ачу паркының төзелеш мәйданчыгында булды. Проектны “Информтехника” җәмгыяте гамәлгә ашыра. Оешма директоры Руслан Шәгалин 153 мең квадрат метрлы участокта балалар өчен уен мәйданчыклары, тау чаңгысы комплексы, тюбинг трассасы, кафе, форель хуҗалыгы, шарлавык һәм башка рекреацион объектлар урнашачак, дип белдерде.
Радий Хәбиров кунакханәнең төзелеш мәйданчыгын, су объектларын карады, проектка салынган акча күләме белән кызыксынды. Руслан Шәгалин якынча 120 миллион сум инвестицияләр салынуын белдерде.
Башкортстан Башлыгы туристларны җәлеп итү буенча перспективаларны уңай бәяләде һәм компания вәкилләрен проектка ярдәм итү чаралары турында фикер алышу өчен “Инвестиция сәгате”нә чакырды.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: