

Башкортстанда иң күп алкоголь кулланучы районнарны атадылар.
2021 елда төбәк буенча алкголь бәйлелеге авыру дәрәҗәсе 100 мең гражданга 44,1 тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч буенча топ-5кә Башкортстанның Дәүләкән (100 меңгә 162), Мәләвез (149,5), Кушнаренко (132,8), Бәләбәй (124,3) һәм Зилаер (98) районнары кергән.
Әйткәндәй, узган ел алкоголизм очраклары теркәлмәгән муниципалитетлар да бар: бу Агыйдел шәһәре, шулай ук Краснокама һәм Стәрлебаш районнары.