Уфа спортчысы Карина Дорохова бодибилдинг буенча Азия чемпионатында көмеш медаль яулады.
Фитнес-бикини категориясендә буе 166 сантиметрга кадәр булганнар арасында Уфа кызы икенче урынны яулады. Билгеләп үтелгәнчә, ярышлар Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә узды.
Башкортстанның Бодибилдинг федерациясендә ачыклык кертүләренчә, чемпионатта Якын Көнчыгыш, Үзәк һәм Көнчыгыш Азия илләре спортчылары катнашкан. Барлыгы 35 илдән 600 катнашучы исәпләнгән. Русия өчен 150 спортчы чыгыш ясады.
Фото: ufacitynews.ru