+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 сентябрь 2022, 16:48

"Аның кебек җиңү яулаучы юк"

76 яшьтә булуга карамастан, һаман яшь ул.

"Аның кебек җиңү яулаучы юк"
"Аның кебек җиңү яулаучы юк"

"Бүген минем даими #ЖЗЛ_Башкортостан рубрикамда билгеле җиңел атлет Миңневасик Абдуллин.

Ул - республикада танылган йөгерешче, үзенең спорт карьерасында дистанцияне экватор озынлыгыннан 1,5 тапкырга диярлек артыграк үткән! Ул - педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре, ике тапкыр СССР чемпионы, алты тапкыр җиңел атлетика буенча Русия чемпионы.

Миңневасик Гатаулла улы исәбендә - БАССРның дүрт рекорды. Ул - 1000, 1500, 3000 һәм 5000 метрга йөгерүдә иң яхшысы. Шул ук вакытта 3 километр дистанциядә рекорд - 7 минут 51,2 секундта үткән. Инде 49 ел мондый уңышка ирешүче юк.

Миңневасик Абдуллин озак еллар республика җыелма командасына консультация бирде, җиңел атлетика үсеше өчен Башкортстанда бик күп эшләде. "Гастелло" спорт клубында тренер булганда ул 5 спорт мастеры һәм 8 кандидат тәрбияләгән. Ә 12 ел эшләү дәверендә БДПУда йөзгә якын квалификацияле физкультура укытучысы әзерләгән.

Хәзер Миңневасик Гатаулла улы лаеклы ялда. 76 яшендә дә яхшы спорт формасы, югары кәефе, рух күтәренкелеге белән гаҗәпләндерә. Ел саен Ярмәкәй районында "Сәламәтлек алу" бәйрәме уздыра, бу - районда бик популяр чара.

Миңневасик Гатаулла улы, Сезгә сәламәтлек телим", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: