-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 сентябрь 2022, 19:21

Венеция

Дүртөйле районындагы әлеге авылның Италиядәге адашы белән уртаклыгы бармы?Дүртөйле районында урманга сыенып утыручы шушы матур төбәкне кемнәр генә белмидер. Аның янындагы балалар лагерена һәм шифаханәгә бөтен республикадан киләләр. Бу – революциядән соң барлыкка килгән яңа авылларның берсе. Бер легенда буенча, Иске Солтанбәк авылы кешеләренә моннан җир бүлгәндә кемдер: “Тирә-як күлләр белән тул­ган, басу сөрергә урын да юк!” – дигәч, җир бүлүче: “Венециядә яшәгән кебек яшәрсез!” – дигән, имеш.Кемнәрдер, җир бүлүченең фамилиясе “Венецианов” булган, авыл атамасы шуннан килә, ди.Күптән түгел авылның килеп чыгышы турында яңа мәгълүматлар табылды, алар дөреслеккә якынрак тора кебек.

Венеция
Венеция
Европадан ишетеп кайткан

1897 елда безнең Андреевка авылында 2451 кеше яшәгән. Шулар арасында Дмитрий Васильевич һәм Мария Викторовнаның беренче уллары Иосифка әле 1 яшь тә булмый. Соңрак бу крестьян гаиләсендә Зоя, Нина, Петр һәм Нюра исемле балалар туа. Дмитрий Васильевич урыс-япон сугышыннан Цусима бәрелешләреннән Георгий тәресе тагып кайтканда балалары инде үскән була. Иосиф земский мәктәптә укып йөри. Беренче Бөтендөнья сугышына чаклы ул Аксеновка авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлый. 1914 елда фронтка алына. Әсирлеккә төшә. 1917 елга тиклем сыр ясаучы фрауга – немец хатын-кызына эшли. Шунда сыр әзерләү серләрен өйрәнә. Исән-сау кайтса, үзе дә шушы эш белән шөгыльләнергә уйлый.
Нэп заманы килә. Арендага җирләр бирәләр. 1920 ел башында Башкортстанда берничә хутор барлыкка килә. Андреевкадан Дмитрий Васильевич Рябов хатыны Мария Викторовна һәм сугыштан исән-сау кайткан улы Иосиф белән Агыйдел буйлап югарыга менәләр һәм искиткеч матур урынга тап булалар. Шунда күченеп утыралар. Алар белән бергә Киселевлар гаиләсе дә күченеп килгән, диләр.
Язгы ташкын вакытында су монда авылга кадәр килеп җитә. Шуңа күрә Европада Венеция хакында күп ишеткән Иосиф авылны “Венеция” дип атый. Бу 1922-23 еллар тирәсе була.
Иосиф Әңгәсәктән Анна Трофимовна Пронинага өйләнә. Ике сыер алалар. Әмма сыр эшли башларга өлгермиләр – Иосифны ерактагы районга авыл хуҗалыгын күтәрергә җибәрәләр.
Соңрак авылга крестьяннар, шул исәптән иске солтанбәклеләр дә, күчеп килә. Тора-бара авылда урыслар калмый.
Бу матур як турында тагын бераз язып үтү кирәктер, юкса, язмабыз тулы булмас кебек.

“Ал, пан, кызымны!...”

Венеция Алпан урманы янында урнашкан. Берчак шул урманга кыш барырга туры килде. Агыйдел аша боз кичүеннән турыга ун минутта барып җиттек.
– Бозның калынлыгы 60 сантиметр тирәсе, – дигән иде урманнарны янгыннан саклау буенча дәүләт инспекторы Рәшит Гарипов. – Кайчак балыкка киләм, борау бозга шулкадәр төшеп китә.
Венециягә баручы юл Агыйдел аша күпер төзегәнче паромнан чыккан техника өчен бик күптән салынган. Балчыкны тачкада, арбада ташыганнар. Таралмасын өчен ике яктан читән үргәннәр. Читән казыклары тамыр җибәреп, агачка әйләнгән. Читәннәр череп ауган. Юл буйлап ике яклап хәзер, сакчылар кебек, мәгърур тал-тирәкләр үсеп утыра. Паром булмагач, бу юлдан хәзер Дүртөйледән турыга Агыйдел бозы аша чыгып, кышларын гына йөриләр.
Юл күпер өстеннән үтә. Астында Олы күл җәйрәп ята – бу якта иң матур күлләрнең берсе. Чишмә авылында туып, Венециядә үскән шагыйрә Илсөяр Ганиева соңыннан бик популяр җыр булып киткән “Кайтыгыз, торналар!” шигырен шушы күлгә багышлаган.
Алпан урманы – дәүләт тыюлыгы, ягъни заказник. Ул абаганың “бөркет-канат” дигән төрен саклау өчен ачылган. Монда үскән наратларга якынча 100 яшь. Агачлар арасында кыр кәҗәләре эзләре күренә. Кабан дуңгызлары, пошилар бар. Алар эчкәрәк, кеше йөрмәгән урыннарга кереп киткән, күрәсең, кар өстендә эзләре юк. Тып-тыныч, җил булмагач, агачлар да шауламый. Кинәт нарат астында көрән йомгак пәйда булды. Тәгәрәп китте һәм кар эченә чумды – тычкан!
“Алпан” атамасының килеп чыгуы турында легенда бар. Моны Биектау авылыннан Нәҗметдин Сәләхов сөйләгән иде.
Урман эчендә, Бурный Поток авылы урнашкан җирдә, имеш, татар белән поляк яшәгәннәр. Поляк татардан кызын үзенә кәләш итеп бирүен сорый икән. Моның бирәсе килми, ди. Тәмам теңкәсенә тия башлагач, татар, сабантуйларда ал бирмәгән йөгерүче буларак, аны ярышка чакырган. “Мине узсаң, алырсың”, – дигән. Әмма поляк та аннан калышырлык түгел, хәтта җитезрәк тә йөгерешче икән...
Татар Агыйдел буена йөгереп килеп җиткән. Караса, поляк инде елгада йөзеп йөри, ди. Өстеннән су тамчыларын агызып килеп чыккан, ди бу. Җиңелгәнен аңлагач, татар: “Ярар инде, ал, пан, кызымны!” – дигән. “Пан” поляк телендә “бояр” дигәнне аңлата. “Алпан” атамасы әнә шуннан килеп чыккан, имеш. Әмма бу халык фантазиясе тудырган риваять кенә.
Чынында исә, монда кайчандыр Алпан авылы булган. Алпан – кеше исеме, Алпамшаның кыскарган варианты булырга тиеш.

Давыл эзләре

Берничә ел элек урман өстеннән бик көчле давыл узган иде. Аның эзләре булып сынган, ауган агачлар калды.
– Бу көн әлегедәй хәтердә, – ди Рәшит. – Җил тынгач, Аргамак урманына килдем. Акланда кулдан ясалган өстәл аунап ята. Азык-төлек чәчелгән, хатын-кыз косметикасы күренә. Беркем дә юк, димәк, урманнан чыгып китә алганнар, ауган агачлар арасында калмаганнар. Агачларның шырпы кебек сынып, шартлап авулары һаман колагымда.
Ураганнан соң “кара урманчылар” күп булды. Кайда күпме нарат-чыршы ауганын белерлек түгел. Урманнарның күп урынына авып яткан агачлар арасыннан тиз генә барып та җитеп булмый иде. Таза агачларны да туйганчы кистеләр. Моны оештыручылар бомжларны яллады. Бер агачтан – ике мең тирәсе сум табыш алдылар. Тәртип саклау органнары белән берлектә көчкә җиңдек, – ди Рәшит.
Мондагы нарат-чыршыларга 100 яшь тирәсе, дидек. Йөз ел элек тә бу тирәдән шушындый давыл узган, дип әйтәләр. Димәк, урман элекке хәленә кайтсын өчен янә бер гасыр кирәк.

Усак-факел

Җәйләрнең берсендә Алпан урманының читендә, Агыйдел ярында, урман кисүчеләрнең саксызлыгы аркасында үләнгә ут капкан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, ялкын агачларны ялмый башлады. Сүндерделәр. Әмма корып килгән бер усакның түбәсеннән ут күренә иде. Хас факел инде менә. Урманда авыру усаклар күп. Эчләре чери, шул череккә ут капкан. Мичтәге кебек тарту көче әйбәт булгандыр, яна торгач, өскә менеп җиткән.

Чургат

Венеция күлләре хакында берничә сүз.
Паромга дип төзелгән юл янындагы Олыкүл артында – тирән сулы Былкынды, Агыйдел борылган җирдә Хәллә күлләре җәйрәп ята. Урманга якыны – Агачкүл. Соңгы елларда, корылык сәбәпче булдымы, әллә башка нәрсәме, язын ташкында болыннарны су басмады. Агыйдел суы кермәгәч, алар саекты. Җитмәсә, агач кисәргә килүчеләр Агачкүлне иңләп-буйлап сөзеп чыкканнар, бер балыгы да калмаган.
Агыйдел аша салынган күпердән килгән юл астында – Ияле күл. Әллә юл төзү сәбәпче булды, сулык кибеп бетеп бара.
Инвалидка поселогы артында – Чургат күле. Бу күл атамасы Сургат формасында 1738 елның 14 марты белән билгеләнгән архив документында очрый. Документны Иске Солтанбәк авылыннан асаба башкортлар Сатай һәм Көяз Солтанбәковлар һәм Аташ авылыннан Кунакбай Рысбаевлар төзи. Алар Агыйдел буйлап, Иванай сулары, Агач һәм Сургат күлләренә кадәр булган балыклы җирләрне Ф. М. Устюженин дигән крестьянга биш елга файдаланырга бирә. Ул балык тота, утын кисә, колмак җыя ала. Шуның өчен ел саен 10 сум акча, 5 сөләйман балыгы һәм 5 акбалык биреп барырга тиеш була.
Боларны ни өчен язам? Заманында безнең яклар күлләргә, балыкка, печәнле болын-тугайларга бай булган. Кызганычка каршы, Агыйдел ярындагы Йосып-Венеция якларының да табигате ярлылана бара.

Илдус Тимерханов,
Русиянең һәм Башкорстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.

 

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: